Татарстанда "Бизнес-класс" проектын тормышка ашыралар
Бу үз чиратында эшмәкәрләр үсеше өчен каралган программа, өстәвенә укулар бушлай. Программада бүгенге көн таләпләрен исәпкә алып, укытуның ике юнәлеше гамәлдә - эшләрен яңа башлаган эшмәкәрләр өчен махсус юнәлеш һәм эшмәкәрлекләре җайга салынганнар өчен нәтиҗәлелекне күтәрү юнәлеше. Программа берничә модульне үз эченә ала - барлык документлар шаблонында адымлы онлайн-курслар, иң...
Бу үз чиратында эшмәкәрләр үсеше өчен каралган программа, өстәвенә укулар бушлай.
Программада бүгенге көн таләпләрен исәпкә алып, укытуның ике юнәлеше гамәлдә - эшләрен яңа башлаган эшмәкәрләр өчен махсус юнәлеш һәм эшмәкәрлекләре җайга салынганнар өчен нәтиҗәлелекне күтәрү юнәлеше. Программа берничә модульне үз эченә ала - барлык документлар шаблонында адымлы онлайн-курслар, иң яхшы спикерлар белән массакүләм белем бирү чаралары, остаз сыйфатында тәҗрибәле эшмәкәр, программа экспертларыннан шәхси аңлатмалар.
Өйрәтү курсының максаты - анда катнашучыларга бизнес-мохиттә яхшырак яраклашуга ярдәм итү һәм системалы дәресләр алу.
14 мең Татарстан эшкуары, шул исәптән безнең районнан 58 кеше дә, проектта катнашты инде. Проектның иң актив катнашучыларының берсе - Рамил Гарифуллин. Ул бизнеста 18 ел, металл рәшәткәләр җитештерү белән шөгыльләнә.
- Проектта катнашу - барыннан да элек күзаллауны киңәйтү, маркетингны ныклап өйрәнү. Мин КФИны тәмамладым, кризиска каршы идарә буенча менеджерлык курсларында белем алдым, совхоз директоры булып эшләдем. Хезмәт стажым да, тәҗрибәм дә җитәрлек. Әмма яңалыкларны мөстәкыйль үзләштерү өчен вакыт җитми, ә "Бизнес-класс" системалы белем алырга ярдәм итә һәм яңа дәрәҗәгә күтәрелү мөмкинлеге бирә, - дип үз фикерләре белән бүлеште эшмәкәр. - Минем идеяләрем һәм проектларым бихисап. Ни өчен без үз продукциябезне җитештерә алмыйбыз? Ә бит ул Кытайныкыннан яхшырак: Безгә яңа проектларны тормышка ашыру һәм бизнесны үстерү өчен, Көнбатышта үз эшен яңа башлаган теләсә кайсы эшмәкәргә ярдәмгә килгән "Start up" программасы кирәк.
Эшмәкәрләр Советы рәисе Марс Гыймадиев та проектта катнашты.
- Проект башлангыч стадиядә үз эшләрен яңа башлаган эшмәкәрләргә һөнәр нигезләрен үзләштерергә ярдәм итә, эшләре җайга салынган эшкуарлар исә үзләренә яңалык туплыйлар. Бу бизнес-мохиткә яхшы яраклашу, системалы белем алу мөмкинлеге. Курсны үземә уңайлы вакытта үтәм, - дип билгеләп үтте ул.
"Бизнес-класс" курсының рәсми программасы 18 ноябрьгә кадәр исәпләнгән, ләкин теркәлергә өлгергән һәм укулар үтүче кешеләр өчен барысы да ачык кала. Яңа катнашучыларга платформа 18 ноябрьдән соң да ачык булачак, алар да шулай ук теркәлеп, өйрәнү курсларын уза алачак, әмма остазлар ярдәменнән башка гына. Программага керү өчен business-class.pro сайтында теркәлергә генә кирәк.
Фото: i.ytimg.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев