Аксубай муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе ташуга әзер булуы турында карар кабул итте.
Комиссия карары ташу ихтималына гына түгел, карның кискен эрүе һәм көннәрнең кискен җылынуы аркасында килеп чыгарга мөмкин булган гадәттән тыш хәлләргә дә кагыла.
Беренчел чираттагы чаралар исәбендә предприятиеләр...
Аксубай муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе ташуга әзер булуы турында карар кабул итте.
Комиссия карары ташу ихтималына гына түгел, карның кискен эрүе һәм көннәрнең кискен җылынуы аркасында килеп чыгарга мөмкин булган гадәттән тыш хәлләргә дә кагыла.
Беренчел чираттагы чаралар исәбендә предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә биналар һәм корылмалар түбәләрен, биналарга, янгын гидрантларына, сулыкларга керү юлларын кардан чистарту киңәш ителгән.
Анатолий Горбунов рәислегендәге комиссия утырышы уздырылды, анда кешенең теләсә нинди көтелмәгән хәлләргә әзер булуы һәм мондый очракларда дөрес эш итә белүе - иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән элементларның берсе булуы хакында сөйләштеләр.
Комиссия рәисе гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләренә, шәһәр тибындагы бистәнең башкарма комитетына һәм авыл җирлекләренә, "Татавтодор" филиалына, газ хезмәтенә су агу торбаларын, елга үзәннәрен чистартудан башлап, эвакуация пунктлары эшләрен оештыруга һәм махсус техниканы җәлеп итүгә кадәр язгы су ташуга бәйле планны үтәүне таләп итте.
- Язгы ташу аркасында су басу зонасында калу куркынычы янаган район кешеләре әлеге ел фасылының тискәре нәтиҗәләренә әзер булырга һәм аларны вакытында юк итәргә тиешләр: әйләнә-тирә территорияне кардан чистартырга, су агып китү өчен юллар ерырга, зур булмаган дамба сыйфатында киртәләр корырга һ.б. Синоптикларның һава торышы турында фаразлауларына игътибар итәргә кирәк, - дип кисәтте Анатолий Горбунов.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы язгы ташу чорына кагылышлы үзенең киңәшләрен бирә. Аксубай районы янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов искәртеп үтә: су басу куркынычы булганда балаларны һәм өлкәннәрне имин урынга эвакуацияләргә, мөмкинлек булганда милекне һәм материаль байлыкларны саклап калырга. Суның торак биналарга якынаюы күзәтелгән очракта электр үткәргечләрен алдан ук ычкындырып куярга, базлардан азык-төлек продуктларын чыгарырга һәм эчә торган су запасы булдырырга. Шулай ук терлекләр турында да алдан ук кайгыртырга кирәк - кош-кортларны чормага урнаштырырга, эре терлекләрне биегрәк урыннарга бәйләп куярга, ә этләрне муенчактан ычкындырырга. Документларны саклау хакында да онытырга ярамый - аларны полиэтилен пакетка салып, ышанычлы урынга (үзегез белән булган документларны кием кесәсендә йөртергә) куярга.
Аксубай муниципаль районы янгын бүлеге искәртә: гомерегезгә һәм сәламәтлегегезгә куркыныч янаган очракта 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Нет комментариев