Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Танылган якташы Нәҗип Думави турында китап язган

Рушания Низамованың Нәҗип Думави иҗаты һәм тормышы турында «Су юлында» дигән яңа китабы дөнья күрде.

19 майда танылган татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче һәм публицист Нәҗип Думавиның (Нәҗип Тахтамышев) тууына 140 ел тула.
Бу көнгә журналист, язучы, РСФСРның атказанган укытучысы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Рушания Низамова үз якташына багышланган китап бастырды. Автор танылган әдәбиятчының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли, китапта аның шигырьләре дә урын алган. Шулай ук монда Думави тормышы һәм эшчәнлеге, аның туганнары һәм якын кешеләре белән бәйле тарихи фотосурәтләрне дә күрергә мөмкин. Китапка иллюстрацияләрне ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Нурхәмәтова әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев