Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сугыш ветераннарына районның Мактаулы гражданнары исеме бирелде

28 нче апрельдә Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төрле районнарыннан җыелган 17 ветеран һәм тыл хезмәтчәненә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан" медальләр тапшырды. Шул исәптән Республиканың күренекле шәхесләренә хезмәт батырлыклары өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Барлыгы 62 кеше Президент кулыннан бүләк...

28 нче апрельдә Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төрле районнарыннан җыелган 17 ветеран һәм тыл хезмәтчәненә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан" медальләр тапшырды. Шул исәптән Республиканың күренекле шәхесләренә хезмәт батырлыклары өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Барлыгы 62 кеше Президент кулыннан бүләк алды.



Татарстанда бүгенге көндә исән-сау булган ветераннарны хөрмәтлиләр, безнең арада булмаган сугышчылар турында да онытмыйлар. Республика кешеләре фронтта гына түгел, тылда хезмәт итеп тә Җиңүгә үз өлешләрен керттеләр. Татарстанда туып үскән 186 кеше - Советлар Союзы герое. 1941-1945 елларда безнең якташларыбыз үзләрен аямыйча көрәшеп, хезмәт куеп, Ватанны ярату хисләрен күрсәттеләр.
Якташларыбызның Бөек батырлыклары алдында аксубайлылар да баш ия. Шул көннәрдә генә Аксубайдан Нина Александровна Телешевага һәм Елисей Мурзич Тимирясовка районның Мактаулы гражданнары исеме бирелде.

Телешева Нина Александровна 1922 елның 27 гыйнваренда Аксубай районы Савгач авылында туа. 1942 елның 8 мартында фронтка китә. Фронт юлы: 1942 елның декабреннән Калинин фронтында хезмәт итә. Сержант-телеграфист буларак Мәскәү өлкәсен, Белоруссияне, Литваны азат итү сугышларында катнаша. Бүләкләре: Ватан сугышы ордены, "Белоруссияне азат иткән өчен", "Яхшы элемтәче", юбилей медальләренә лаек булган. Сугыштан соң лаеклы ялга чыкканчы Аксубай урта мәктәбендә (Аксубай лицее) немец теле укыта.

Нина Александровна да, Елисей Мурзич та - районда ихтирамга лаек, сугышны кичеп, озак еллар яшь буынга белем бирү өлкәсендә хезмәт куйган кешеләр. Алар җәмәгать эшлеклеләре, үз вакытында район ветераннары советын җитәкләү, бүген дә яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашу сәбәпле, алар аксубайлыларның берничә буыны белән яхшы таныш.

Тимирясов Елисей Мурзич 1923 елның 15 ноябрендә Аксубай районы Сидул-Ерыклы авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы фронтларында 1942 елның апреленнән алып, 1944 елның сентябренә кадәр катнаша (яралана, хәрби исәптән төшерелә). Фронт юлы: 9 нчы механиклар бригадасының 46 нчы танкчылар полкы составында хезмәт итә, лейтенант, танк командиры була. Корсунь-Шевченск, Ясско-Кишенев (1944 елның августы) операцияләрендә, Румынияне азат итүдә (1944 елның сентябре) катнаша. Бүләкләре: I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, "Германияне Җиңгән өчен" медале һәм юбилей медальләре. Сугыштан соң Аксубай урта мәктәбендә хәрби җитәкче (военрук), тарих укытучысы, Аксубай сигезьеллык мәктәбендә тарих укытучысы һәм укыту мөдире булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев