Суда кеше гәүдәсе
Шимбә көнне районның бердәм кизү диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) пультына Аксубай районы буенча ТР МВД бүлеге дежурныеннан хәбәр килеп ирешә-Иске Чуаш Адәмсуы авылы янындагы сулыкта билгесез ир-атның үле гәүдәсе табыла. ПЧ-102 хезмәткәрләре вакыйга урынына килгәндә мәет судан чыгарылган була. Ир-ат киенгән килеш табыла. Аксубай районы буенча ТР МВД бүлеге эксперт-криминалчылары мәгълүматларына...
Шимбә көнне районның бердәм кизү диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) пультына Аксубай районы буенча ТР МВД бүлеге дежурныеннан хәбәр килеп ирешә-Иске Чуаш Адәмсуы авылы янындагы сулыкта билгесез ир-атның үле гәүдәсе табыла.
ПЧ-102 хезмәткәрләре вакыйга урынына килгәндә мәет судан чыгарылган була. Ир-ат киенгән килеш табыла. Аксубай районы буенча ТР МВД бүлеге эксперт-криминалчылары мәгълүматларына караганда ул 2-3 атна суда торган. Икенче көнне аның шәхесе дә ачыклана-ул 40 яшьлек Васильевка авылы кешесе. Үлемгә китергән сәбәп әлегә ачыкланмаган, тикшерү алып барыла, эш материаллары тикшерү комитетына тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев