Суда фаҗига
Җәй башланды гына әле, ә районда инде суга бәйле бәхетсезлек очрагы килеп чыккан. 2 нче июньдә Киса буасында 38 яшьлек ир батып үлгән. 102 нче янгын часте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Ибляминов мәгълүматлары буенча батып үлүче елганы йөзеп чыгарга уйлаган, тик каршы якка 15 метр ара калгач, борылып кирегә йөзә...
Җәй башланды гына әле, ә районда инде суга бәйле бәхетсезлек очрагы килеп чыккан.
2 нче июньдә Киса буасында 38 яшьлек ир батып үлгән. 102 нче янгын часте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Ибляминов мәгълүматлары буенча батып үлүче елганы йөзеп чыгарга уйлаган, тик каршы якка 15 метр ара калгач, борылып кирегә йөзә башлаган.
- Шаһитлар сүзләренә караганда, ир су астына киткән, хәтта ярдәмгә чакырырга да өлгермәгән. Дуслары шунда ук гадәттән тыш хәл килеп чыгуы турында хәбәр иткәннәр, - дип аңлатма бирде Руслан Ибляминов. - Аның мәетен икенче көнне судан водолазлар 1,5-2 метр тирәнлектән һәм ярдан өч метр ераклыктан табып алганнар.
Фото http://rama.com.ua/na-sumshhine-utonul-muzhchina/ сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев