Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сөнчәледә – яңа ФАП

Сөнчәле һәм Кече Сөнчәле авыллары халкы зур шатлыклы вакыйга шаһиты булдылар. Авыл үзәгендә бәйрәмчә мохит урнашты. Кыска вакыт аралыгында сафка баскан фельдшер-акушерлык пункты, ачылу тантанасы уңаеннан, бәйрәмчә бизәлгән иде. "Сенчел" фольклор ансамбле катнашучылары дәрәҗәле кунакларны ипи-тоз һәм куас белән каршы алдылар. - Татарстанда авылларда медицина пунктлары төзү буенча дәүләт программалары...

Сөнчәле һәм Кече Сөнчәле авыллары халкы зур шатлыклы вакыйга шаһиты булдылар.


Авыл үзәгендә бәйрәмчә мохит урнашты. Кыска вакыт аралыгында сафка баскан фельдшер-акушерлык пункты, ачылу тантанасы уңаеннан, бәйрәмчә бизәлгән иде. "Сенчел" фольклор ансамбле катнашучылары дәрәҗәле кунакларны ипи-тоз һәм куас белән каршы алдылар.
- Татарстанда авылларда медицина пунктлары төзү буенча дәүләт программалары актив гамәлгә аша, - дип билгеләп үтте, бәйрәмгә килүчеләргә мөрәҗәгать итеп, республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов. - Һәм сезгә барлык җиһазлары белән яңа биналы булу бәхете елмайды. Шартлар яхшы булганда, әлеге авылның медицина учреждениесе халыкның сәламәтлеген саклау һәм авыруларны профилактикалау буенча күпкә нәтиҗәлерәк эшли башлаячак.
- Тормыш шартларын яхшыртуда, тулаем район буенча да, бик күп эшләр башкарыла. Һәм бу сәламәтлек саклауның милли программасы нигезендә төзелгән яңа модульле ФАП җирле хакимият һәм дәүләт структураларының авылларның социаль үсеше буенча максатчан эш алып бару нәтиҗәсе,- дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.
Дәрәҗәле кунаклар күркәм гадәт буенча авырулар кабул итү өчен фельдшерлык пунктының ачылуын символлаштырган кызыл тасманы кистеләр. Чараның тантаналы өлеше тәмамланганнан соң, Сөнчәле авыл җирлеге халкы зур кызыксыну белән ФАП бинасын күзәтте. Кабинетлар заманча җиһазланган, мебель, авыруларны кабул итү өчен барлык уңай шартлар бар. Ике суыткыч, медицина шкафы, кирәкле материаллар - бар да бар. Фельдшер Валентина Еремеева шатлыгын яшерә алмый.
- Әлеге бинаны төзү эшләре гаҗәеп тиз барды, - дип бүлеште ул. - Эш барышы белән танышып өлгермәдек - инде түбәсе ябылды. Электр һәм суүткәргечләр сузылды. Бик шәп шартлар - бу турыда без хәтта хыяллана да алмый идек.
Моңа кадәр фельдшер-акушерлык пункты авыл җирлегенең иске администрация бинасында урнашкан иде. Ә бит ул хезмәт күрсәткән территориядә 500 дән артык кеше яши. Модульле ФАПның пәйда булуы халыкка һөнәри һәм дөрес медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев