Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сезон башыннан Татарстанда 47 кеше суда батып үлгән, шуларның өчесе - балалар

Татарстанда су коену сезоны башыннан 47 кеше суда баткан, шул исәптән өч бала

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу фаҗигаләрнең төп сәбәбе - җиһазланмаган урыннарда коену һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү.

Ведомствода су объектларында иминлек кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Фаҗига булмасын өчен, җиһазландырылган урыннарда гына коенырга кирәк. Моннан тыш, кояшта озак булганнан соң, суга тиз генә керергә ярамый, чөнки суның температурасы һава температурасыннан түбән, шул сәбәпле көзән җыерырга мөмкин.

Шулай ук су янында спиртлы эчемлекләр куллану да тыела. Балаларны карарга кирәк, алар суда өлкәннәрдән башка булырга тиеш түгел.

Ведомство матбугат хезмәтендә билгеләп үткәнчә, җиһазландырылмаган урында коену өчен штраф 1000-1500 сум тәшкил итә. Коену сезоны башыннан шундый 34 хокук бозу ачыкланган.

«Суга сапбордларда чыккан очракта коткару жилеты кияргә киңәш ителә, ә кече суднода суга чыгар алдыннан башта һава торышы карарга кирәк. 4 метрдан да артык булмаган кечкенә суднода булганда барлык пассажирлар, шул исәптән 12 яшькә кадәрге балалар да коткару жилетлары кияргә тиеш. Коткару жилетлары булмаганда, судно йөртүчегә 20000 сумга кадәр штраф салына», - дип сөйләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова.

Тулырак:tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев