Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Селфи фаҗигага китерергә мөмкин

Вакыйгалар сводкасында "селфи" белән мавыгырга яратучыларга бәйле фаҗигалар турындагы мәгълүматлар даими кабатланып тора. "Селфи" - үз-үзеңне фотога төшерү белән мавыгу популяр була бара. Кешеләр моның өчен гүзәл табигать кочагын гына сайламыйлар, экстремаль урыннарны - күпкатлы йорт түбәләрен, күпер рәшәткәсен, рельсларны сайлыйлар һәм шунда төшкән фотосурәтне социаль челтәрләрдә урнаштыралар. Яңа җирлек...

Вакыйгалар сводкасында "селфи" белән мавыгырга яратучыларга бәйле фаҗигалар турындагы мәгълүматлар даими кабатланып тора.



"Селфи" - үз-үзеңне фотога төшерү белән мавыгу популяр була бара. Кешеләр моның өчен гүзәл табигать кочагын гына сайламыйлар, экстремаль урыннарны - күпкатлы йорт түбәләрен, күпер рәшәткәсен, рельсларны сайлыйлар һәм шунда төшкән фотосурәтне социаль челтәрләрдә урнаштыралар. Яңа җирлек сайлаганда иминлек турында бөтенләй исләреннән чыгаралар. Россиянең масса-күләм мәгълүмат чаралары мәгълүматлары буенча ел башыннан безнең илдә экстремаль "селфи"дан йөздән артык кеше зыян күргән, өстәвенә үлем очраклары да бар.


30 июльдә Яр Чаллы шәһәрендә "текә селфи-ракурс" эзләү ниятеннән техник балкон рәшәткәсеннән югары катка менәргә маташкан ундүрт яшьлек яшүсмер 7 нче каттан егылып төшә.


Чираттагы фотоны ВКонтакте, Instagram, Одноклассники челтәрләрендә урнаштыру өчен үзләрен "экстремаль" фотога төшерү яки видеога яздырырга теләгән кешеләр, иминлек чараларын күздә тотмыйлар, сәламәтлекләре һәм гомерләрен куркыныч астына куялар. Бүген селфи белән бигрәк тә яшүсмерләр һәм яшьләр мавыга. Әти-әниләр балаларының шәхси мохитен - урамда вакытны ничек уздыруын гына түгел, социаль челтәрләрдә ничек аралашуын да контрольдә тотсыннар иде, - дип хәлгә аңлатма кертте Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге ПДН өлкән инспекторы Игорь Белов. -Полицейскийлар "селфи" белән мавыгу бәлага китермәсен өчен, социаль челтәрләрдә фотолар һәм видеофайллар, шулай ук шәхси мәгълүматлар урнаштыруны чикләргә киңәш итәләр. Әйтик, Төркиядә ял иткәндә диңгез буенда төшкән фотоны урнаштыру, гаиләнең финанс яктан имин булуы һәм әлеге моментта хуҗаларның өйдә юклыгы турында сөйли.


"Ягымлылык" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге психологы Наталья Енизеркина, балигъ булмаганнарның "селфи" белән мавыгуы - ул вакыт шаукымы гына түгел, проблема тирән эз алмасын өчен ата-аналарга баланың әлеге мавыгуына җитди якын килергә кирәк, дип саный. Шул рәвешле яшүсмерләр үзләренә игътибар җәлеп итәргә тырышалар. Табигый ки, алар ата-ана, якыннарының назына, йөрәк җылысына, кайгыртуына сусаган булырга мөмкин.

Үзәк психологлары төрле тормыш хәлләренә юлыккан гаиләләргә һәм балаларга бушлай психологик ярдәм күрсәтәләр. Ярдәм сорап 2-80-91 телефонына чылтыратырга яки шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Совет урамы, 4 нче йорт адресы буенча "Ягымлылык" үзәгенә мөрәҗәгать итәргә.

Фото http://www.google.com/imgres?imgurl=http://icdn.lenta.ru/images/2014/06/02/11/20140602114502741/pic_ddc6e96aa97f5344a175d3ef07acab88.jpg&imgrefurl=http://lenta.ru/news/2014/06/02/rioselfie/&h=280&w=420&tbnid=CwO_MbXCk_2TDM:&docid=Br4EOsiJcu-54M&ei=V47EVZqqB4j4ywOqmp6QCA&tbm=isch&ved=0CDwQMygLMAtqFQoTCNqxw6fnlscCFQj8cgodKo0Hggсайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев