Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сатып алынган товарны ничек кире кайтарырга

Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Госман Билалов сүзләренчә, кулланучыларның кәрәзле телефоннарга бәйле мөрәҗәгать итү очраклары ешайды. Сатып алучылар, яңа кәрәзле телефон сатып алдык, әмма ул ватылды, дип хәбәр итәләр, ә сатучы акчаны кире кайтармый. "Сыйфатсыз товарларны җитештерүче билгеләгән гарантия вакыты гамәлдә булганда алмаштырырга яки кайтарырга мөмкин, - дип аңлатты белгеч. -...

Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Госман Билалов сүзләренчә, кулланучыларның кәрәзле телефоннарга бәйле мөрәҗәгать итү очраклары ешайды.
Сатып алучылар, яңа кәрәзле телефон сатып алдык, әмма ул ватылды, дип хәбәр итәләр, ә сатучы акчаны кире кайтармый. "Сыйфатсыз товарларны җитештерүче билгеләгән гарантия вакыты гамәлдә булганда алмаштырырга яки кайтарырга мөмкин, - дип аңлатты белгеч. - Бу алмаштырылырга мөмкин булган әйберләргә кагыла. Әгәр дә товарның гарантия вакыты билгеләнмәгән икән, аны сатып алганнан соң ике ел эчендә кайтарырга була. Сатып алганнан соң товарда нинди дә булса җитешсезлек табыла икән, сатып алучы кибеткә язмача дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә тиеш".
Дәгъва каралганнан һәм тикшерү үткәрелгәннән соң тәгаен карар кабул ителә: җитешсезлекләр күзәтелгән техник яктан катлаулы товарны яхшы сыйфатлы шундый ук товарга алмаштыру, бәясен төшерүгә бәйле карар кабул итү, шулай ук сатып алучыга товар бәясе аермасын кире кайтарып бирү, сатучы сыйфатсыз товар сатып алу турындагы килешүне өзеп, товарның тулы бәясен кайтарырга да мөмкин. Товарны ремонтлау сатучы хисабына гамәлгә ашырыла.
Әгәр сатып алганнан соң товар төсе, формасы буенча ошамаса, әмма ул яхшы сыйфатлы булса, алмаштыру кагыйдәләре кагылмаган аерым исемлекнең гамәлдә булуын да истән чыгармаска кирәк. Бу гарантия вакыты билгеле булган техник яктан катлаулы товарлар: көнкүреш радио һәм электр җиһазлары, көнкүрештә кулланылган агач эшкәртү җиһазлары һәм металл кисү станоклары һ.б.
Мөмкинлектән чыгып, товарны яшәү урынына якын булган урында һәм районда сәүдә иткән сатучылардан гына сатып алырга киңәш ителә. Бу кулланучыларга кагылышлы мәсьәләләрне чишүне бераз җиңеләйтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев