Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Салкын тиюдән ничек сакланырга?

Ни өчен авыруларның нәкъ менә яз көне көчәюе, салкын тию авыруларын ничек билгеләү һәм нинди чаралар ярдәмендә дәвалану серләре белән Аксубай хастаханәсе терапевт-табибы Галина Копанева уртаклашты. Ни өчен язын? - Сезоннар алмашыну кеше организмына бик көчле йогынты ясый, - дип аңлатты табиб. - Язгы вакытта һава торышының кискен алмашынуы нәтиҗәсендә...

Ни өчен авыруларның нәкъ менә яз көне көчәюе, салкын тию авыруларын ничек билгеләү һәм нинди чаралар ярдәмендә дәвалану серләре белән Аксубай хастаханәсе терапевт-табибы Галина Копанева уртаклашты.

Ни өчен язын?
- Сезоннар алмашыну кеше организмына бик көчле йогынты ясый, - дип аңлатты табиб. - Язгы вакытта һава торышының кискен алмашынуы нәтиҗәсендә салкын тию авырулары ешая. Моннан тыш, кышын "йоклап яткан" күп кенә вирусларның һәм авыру китереп чыгаручы вак кисәкчекләрнең таралуы активлаша. Аларның тиз, җиңел таралуына җылы һәм юеш һава агымы сәбәпче була.
Озын салкын кыш дәвамында организмда булган витаминнар һәм минераль матдәләр запасы кими. Моннан иммунитетның түбәнәюе һәм хәлсезлек хисе барлыкка килә. Арыганлык, йокы килү, эшчәнлек сәләте кимү, кәефнең еш үзгәреп торуы - авитаминоз күренешенең киң таралган сыйфатлары.
Ничек кисәтергә?
- Беренчедән, әлбәттә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, артык талчыкмаска, төнлә йокларга, витаминнар һәм аксымнар белән баетылган диета тотарга, - дип киңәш итә Галина Аркадьевна. - Күп халык тупланган җәмәгать урыннарына барудан тыелып торырга, ягъни вирус таратучылар белән аралашмаска тырышырга, кулларны ешрак сабын белән юарга кирәк. Иң яхшысы - алдан ук гриппка каршы прививка ясатып кую. Кагыйдә буларак, без вакцинацияне көз көне үткәрәбез. Прививка грипп таратучы вируска гына түгел, шулай ук башка кискен салкын тию авыруларына каршы чара буларак та кулланыла.
Нинди дәвалау алымнары бар?
Салкын тиюнең беренче билгеләре күренүгә үк, күпләр тиз арада даруханәгә йөгерә, ә аннары анда нинди дару сайларга белмичә аптырап кала. Бары тик табибның гына, ашыгыч ярдәм кирәк булганда, кирәкле антибиотикны билгели алуын истән чыгармаска кирәк. Акчагызны файдасыз кыйммәтле препаратларга туздырганчы, әүвәл күп еллар сыналган халык медицинасына мөрәҗәгать итегез.
Мәсәлән, 1-2 чәй кашыгы кипкән кура җиләге яфрагы салып ясалган төнәтмә эчәргә, яисә аны берничә минут чәйнәргә мөмкин. Ашар алдыннан көнгә ике тапкыр 1 чәй кашыгы бал икмәген, яисә бал серкәсен кабып куюның да файдасы бар. Ә борын канатларына иртә-кич хуҗалык сабыны сөртергә киңәш ителә.
- Салкын тиюнең тиз генә узмаячагын исегездә тотыгыз. Иң мөһиме - үзегезнең иммун системасына авыру белән көрәшергә ярдәм итү. Шуның өчен салкын тиюнең беренче билгеләре күренүгә үк, авыру көчәеп китмәсен өчен, кичекмәстән дәвалана башларга кирәк, - дип билгеләп үтте Галина Аркадьевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев