Яңалыклар
Сак булыгыз, бозлавык
Республикада имгәнүләрне профилактикалау буенча ункөнлек дәвам итә.
Табибләр район халкына урамда сак булырга киңәш итә - бозлавыкта юлда хәрәкәт итү дә имгәнүгә сәбәп булырга мөмкин.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында имгәнүләрне булдырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында киңәшләр бар. Мисалга, медиклар үкчәсез һәм төбе шумый торган аяк киеме сайларга,...
Республикада имгәнүләрне профилактикалау буенча ункөнлек дәвам итә.
Табибләр район халкына урамда сак булырга киңәш итә - бозлавыкта юлда хәрәкәт итү дә имгәнүгә сәбәп булырга мөмкин.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында имгәнүләрне булдырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында киңәшләр бар. Мисалга, медиклар үкчәсез һәм төбе шумый торган аяк киеме сайларга, шулай ук аяк киеме астына тайдырмый торган махсус ябыштыргычлар кулланырга киңәш итәләр.
- Куркынычсызрак юлны сайлагыз, бозлавык булмаган һәм юл яхшы яктыртылган урыннардан гына йөрергә тырышыгыз. Бозлавыклы юлдан бераз бөгелгән килеш табаннар белән ныклабрак басып хәрәкәт итегез, - дип киңәш бирә Аксубай үзәк район хастаханәсе баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. - Өлкәннәргә аеруча да сак булырга кирәк, таяк белән йөрү киңәш ителә. Машиналар йөри торган юлларда да сак булыгыз. Юл аша җәяүлеләр юлыннан гына чыгарга һәм башта аның куркынычсыз булуына инанырга кирәк. Автотранспорт бозлавыкта кинәт туктый алмый. Кулларны кесәгә тыккан килеш хәрәкәтләнмәскә. Әгәр егылып китәсез икән, ян белән егылырга тырышыгыз. Чөнки аркага егылганда баш мие яки умыртка баганасы имгәнергә мөмкин.
Узган елда травматологка 2000нән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның күбесе - кышкы чорда. Һәм шуларның күп өлеше - аяк яки кул сыну сәбәпле. Сак булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев