Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

РКОДның күчмә маммографы Аксубай районында 940 хатын-кызны тикшергән

Республика клиник онкология диспансеры күчмә маммографның районга чыгуын оештырды.

Аның үзәк район хастаханәсе территориясендә ун көн дәвамында яман шешләрне бетерү (скрининг) өчен цифрлы маммографик тикшеренүнең бушлай мөмкинлегеннән 940 хатын-кыз файдаланган. Шул исәптән, гражданнарны диспансерлаштыру программасы кысаларында, безнең редакция хезмәткәрләре дә.
Тикшерүгә кулында направление һәм паспорт булу шарты белән теләгән һәркем эләгә ала иде. Дөрес, кабул итүгә керер алдыннан ике сәгать тирәсе чиратта басып торырга туры килде. Күчмә маммограф районга елына ике-өч тапкыр килсә дә, аның пациентлары кимеми.
– Бик кирәкле һәм мөһим процедура, – дип уртаклаштылар чиратта торучы хатын-кызлар. – Эшедек-эшүен. Поликлиникада чиратны көтәргә мөмкинлек бар, әмма аны уздыру ихтималы зур, – дип шаярттылар һәм борчылып сәгатькә күз салгалап тордылар.
Эш көне тәмамланырга бер сәгатьтән дә азрак вакыт калды, ә тикшерү узарга теләүчеләр 20гә якын кеше иде.
Күчмә маммограф ишегендә пәйда булган лаборант чират көтеп торучы хатын-кызларны санап чыкты һәм барысын да кабул итәчәген белдерде.
Хатын-кызлар иркен сулап куйдылар: бу бригада яхшы, җаваплы, диләр, бүген бит аларга кайтыр юлга чыгарга кирәк, ә әдәпле һәм игътибарлы лаборантлар гына ахыргача кабул итәләр, диделәр алар.
Редакция хатын-кызлары соңгылардан булып тикшерү уздылар. Һәм үзләре дә моңа инандылар. Медицина хезмәткәрләренең гамәлләрендә дә, йөзләрендә дә ниндидер ярсу, ризасызлык сизелмәде. Эш төгәл оештырылган – берсе рәсмиләштерүдә эшли, икенчесе диагностика үткәрә.
РКОДның диспансер-профилактика бүлеге лаборантлары Эльза Шумилова һәм Венера Лотфуллина бер көн эчендә алтмышлап кешене кабул итүләре турында уртаклаштылар.
– Маммографик тикшеренү ракны иртә стадиядә күрергә мөмкинлек бирә. Өстәвенә, барысына да диярлек туры килә: тикшеренү уздырганда пациентка нурланышның түбән дозасын ала, ә каршылыклы күрсәтмәләр арасында бары тик йөклелек һәм имезү генә бар, – дип аңлатма бирде Эльза Фәрит кызы. – Процедура авыртусыз. Мамография урынына УЗИ ясатырга теләүче пациентлар да бар. Ләкин бу тикшерүләр бер-берсен алмаштырмый, ә тулыландыра. Шуңа күрә маммографияне игътибарсыз калдырмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев