Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“РИТЭК“тан унтугыз грант

Татарстанда Хәйрия фонды «ЛУКОЙЛ» - «РИТЭК» ААҖнең VI традицион социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә йомгак ясалды. Йомгак ясау тантанасы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте, анда Аксубай районы делегациясе дә катнашты. Аксубай районы «Экология», «Мәдәният һәм рухилык», «Спорт», «Җиңү» номинацияләрендә берьюлы 19 грантка ия булды. Аксубай универсаль технологияләр техникумы, Аксубайның 3...

Татарстанда Хәйрия фонды «ЛУКОЙЛ» - «РИТЭК» ААҖнең VI традицион социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә йомгак ясалды.



Йомгак ясау тантанасы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте, анда Аксубай районы делегациясе дә катнашты.


Аксубай районы «Экология», «Мәдәният һәм рухилык», «Спорт», «Җиңү» номинацияләрендә берьюлы 19 грантка ия булды.


Аксубай универсаль технологияләр техникумы, Аксубайның 3 нче һәм 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләре, «Хыял» социаль приюты, Иске Үзи авыл җирлеге (ике проект), Трудолюбово, Сөнчәле авыл җирлекләре, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, район Мәдәният йорты, Хәсән Туфан музей-йорты, «Яшьлек» универсаль спорт залы, Балалар сәнгать мәктәбе, Кәкре Күл урта мәктәбе, район ветераннар советы, «Түбән Баланда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы», «Буратино» балалар бакчасы, Федоровка интернат-йорты, Урмандеево башлангыч мәктәп-балалар бакчасы грант ияләре дипломнары белән бүләкләнделәр.


Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Аксубай делегациясен район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде.

Быел бәйгегә 691 заявка бирелгән, VI социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенең грант фонды 25 миллион сум тәшкил итте. 170 җиңүче билгеләнде, ә проектлар Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне саклау һәм мәңгеләштерүгә, туган якны, мәдәниятне, йолаларны өйрәнү һәм саклау, спортны үстерүгә юнәлдерелде.

- Район һәр елны социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә катнаша. Бу гаять зур ярдәм -безнең районның социаль учреждениеләре өчен йөзләгән мең сум, - дип билгеләп үтте безнең хәбәрчебез белән әңгәмә вакытында Камил Гилманов. - Бәйге алты ел эшләп килгән вакыт дәверендә Аксубай районы «Лукойл» - "Ритэк»тан җитмештән артык грант иясе булды. Оештыручыларга бәйге өчен генә рәхмәт белдереп калмыйбыз. Әлеге социаль проекттан тыш алар район учреждениеләренә зур булышлык күрсәтәләр. Аксубайлылардан «Лукойл» һәм «Ритэк»ка чиксез рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев