Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Рәхәтләнеп уйнадылар

Аксубай балалары ишегалды уеннарын искә төшерделәр. "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм Җиңү волонтерлары "Елларны берләштерүче җеп" проектын тормышка ашыру кысаларында Үзәк паркта балалар белән ишегалды уеннары оештырдылар. Төп максат - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Сер түгел - хәзерге балалар һәм үсмерләр урамда саф һавада йөрү урынына компьютерларга текәлеп утыруны кулайрак...

Аксубай балалары ишегалды уеннарын искә төшерделәр.

"Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм Җиңү волонтерлары "Елларны берләштерүче җеп" проектын тормышка ашыру кысаларында Үзәк паркта балалар белән ишегалды уеннары оештырдылар. Төп максат - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Сер түгел - хәзерге балалар һәм үсмерләр урамда саф һавада йөрү урынына компьютерларга текәлеп утыруны кулайрак күрәләр. Шуңа күрә тернәкләндерү үзәге психологлары балаларны паркка чакырып, аларны ишегалды уеннарына җәлеп итәргә теләделәр. Җиңү волонтерлары балаларны төркемнәргә бүлеп, дүрт тукталышта "Балдак салыш", "Балыкчы һәм балык", "Ашарга яраклы һәм яраксыз" һәм башка төрле уеннар уйнадылар. Балаларга "компьютерга хәтле чорда" балалар уйнаган уеннар бик ошады. Алар уеннарны үз иттеләр, иптәшләренә дә өйрәтергә сүз бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев