Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

РФ Дәүләт Думасы депутаты кабул итте

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин яңа елда беренче тапкыр Аксубай районы гражданнарын кабул итте. Депутатка районның сигез кешесе үзләрен борчыган сорау белән килде. Спорт кирәк-яраклары сатып алуда, шәхси секторда инвалид балалар өчен бассейн төзүдә ярдәм итү, хуҗасыз хайваннар өчен питомник төзүдә җир бирү мәсьәләсен хәл итү, клубка матди ярдәм...

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин яңа елда беренче тапкыр Аксубай районы гражданнарын кабул итте.
Депутатка районның сигез кешесе үзләрен борчыган сорау белән килде. Спорт кирәк-яраклары сатып алуда, шәхси секторда инвалид балалар өчен бассейн төзүдә ярдәм итү, хуҗасыз хайваннар өчен питомник төзүдә җир бирү мәсьәләсен хәл итү, клубка матди ярдәм күрсәтү, бәйгеләрдә катнашу өчен бию костюмнары, гармун һәм баян сатып алу өчен акча бүлеп бирү, Ленин урамындагы авария хәлендә булган күпер мәсьәләсен хәл итү - сораулар киң күләмле иде. Сорауларны һәм мөрәҗәгатьләрне тыңлаганнан соң гражданнарга аңлатмалар бирелде, кайберләре урында ук хәл ителде, башкаларын депутат игътибарга алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев