Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Редакциядән грамоталар һәм бүләкләр

Газета редакциясе үзенең сайтында үткән "Бабайга Җиңү өчен рәхмәт" иҗади эшләр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде. Җиңүчеләр "ТАТМЕДИА" АҖ җитәкчелеге белән очрашты. - Без укучыларыбыз арасында талантлы һәм иҗади балалар һәм яшьләребез булуга бик шатланабыз, - дип билгеләп үтте филиал директор-мөхәррире Айдар Моратшин. - Бигрәк тә үз бабалары һәм дәү әтиләре батырлыгына...

Газета редакциясе үзенең сайтында үткән "Бабайга Җиңү өчен рәхмәт" иҗади эшләр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде.



Җиңүчеләр "ТАТМЕДИА" АҖ җитәкчелеге белән очрашты.


- Без укучыларыбыз арасында талантлы һәм иҗади балалар һәм яшьләребез булуга бик шатланабыз, - дип билгеләп үтте филиал директор-мөхәррире Айдар Моратшин. - Бигрәк тә үз бабалары һәм дәү әтиләре батырлыгына битараф булмаган балаларның күплеге безне сөендерә. Әхлаклылык һәм патриотлык хисе - болар сезне шәхес буларак формалаштыручы төп сыйфатлар.


Мөхәррир җиңүчеләр - Ольга Зольникова, Эльвина Билалова һәм Руслан Ишмаевка (Руслан Казаннан, кадет мәктәбендә укый, аның эшен әбисе тәкъдим итте) редакция исеменнән грамоталар һәм бүләкләр - заманча наушниклар тапшырды. Руслан, тавыш бирүләр буенча иң күп тавыш җыеп, икенче бүләккә - флеш-картага да лаек булды. Ә җиңүчеләр үзләре турында сөйләделәр.


20 яшьлек Ольга Зольникова - Чистай медучилищесы талибәсе, үзенең хикәяләр, шигырьләр һәм драмалар язуы белән уртаклашты.


- Рухи яктан мин иҗат кешесе, эшләрем бәйгеләрдә җиңү яулый, тиздән Чистай газетасында дөнья күрәчәкләр, - диде җиңүче.


Эльвина Билалова блокнот һәм ручкасының һәрдаим кул астында торуы турында сөйләде, ул татар телендә шигырьләр яза, ә илһам килүе кәефенә карап икән.
Русланның әбисе - Ольга Васильевна бу оныгының беренче эше булуы турында сөйләде. Оныгы бу эш белән икенче тапкыр призер булган инде - беренче тапкыр Казан шәһәренең кадет мәктәп-интернатында һәм икенче тапкыр безнең газета сайтында.


Редакция коллективы ирешкән уңышларда туктап калмаска, безнең газета белән һәрчак тыгыз элемтәдә торырга чакырды, бәйгеләрдә катнашу киләчәктә безнең иҗат төркемен тулыландыру мөмкинлеге дә бирер бәлки, дигән теләкләр юллады.


Бәйгеләр белән http://www.aksubaevo.ru сайтында танышып барыгыз һәм редакциядән бүләк алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев