Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район үзәге чиста булсын өчен

Аксубайда төзекләндерү буенча икеайлык старт алды. Яз акрынлап булса да, үзенең кагыйдәләрен кертә бара. Кояш калган карны да эретеп бетерә, әмма күп кар өеме яткан урыннар бар әле. Шул ук вакытта, территорияләрне җыештырыр вакыт җитте. Аксубайның үзәк мәйданында, мәңгелек ут тирәсендә кар тизрәк эресен өчен аны кузгату өчен шимбә өмәсенә...

Аксубайда төзекләндерү буенча икеайлык старт алды.

Яз акрынлап булса да, үзенең кагыйдәләрен кертә бара. Кояш калган карны да эретеп бетерә, әмма күп кар өеме яткан урыннар бар әле. Шул ук вакытта, территорияләрне җыештырыр вакыт җитте.
Аксубайның үзәк мәйданында, мәңгелек ут тирәсендә кар тизрәк эресен өчен аны кузгату өчен шимбә өмәсенә оешма һәм предприятие хезмәткәрләре чыкты. Ак Барс банкы, Балалар сәнгать мәктәбе, Казначейлык, "Хыял" балалар социаль приюты, район Мәдәният йорты һ.б. бу көнне актив эшләделәр.
-Беренче чиратта, без эшне нәкъ менә үзәк парктан башларга уйладык, дип сөйли район советы аппараты житәкчесе Рөстәм Моратшин. -Кар эреп бетүгә үк, парк территориясен төзекләндерү эшләренә тотыначакбыз.Брусчатка түшәүне дәвам итәргә, мәңгелек ут, обелиск янында тәртип урнаштырырга кирәк. Жиңү көненә кадәр бар жирдә дә тәртип булырга тиеш.
Өмәдә катнашучылар карны, температураның бер жылынуы, бер төшүе сәбәпле барлыкка килгән бозны көрәкләр белән ваткалап тараттылар. Бу көнне барлык оешмалар һәм предприятиеләрдә дә шимбә өмәләре үтте. Мәйданнар, урамнар оешмалар, предприятиеләр, йорт территорияләре чиста, матур, уңайлы булмый торып, чистарту, җыештыру эшләре һәр көнне оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев