Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район башлыгы булып Камил Гилманов сайланды

Район Советының I утырышында Депутатлар корпусы Камил Гилманов кандидатурасына бердәм тавыш бирде. Утырыш Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарәсе баш киңәшчесе Ильяс Гөзәеров, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазыйфаларын башкаручы Эльмира Зарипова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов катнашында үтте. Сайлаулар гадел һәм дөрес дип...

Район Советының I утырышында Депутатлар корпусы Камил Гилманов кандидатурасына бердәм тавыш бирде.


Утырыш Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарәсе баш киңәшчесе Ильяс Гөзәеров, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазыйфаларын башкаручы Эльмира Зарипова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов катнашында үтте.


Сайлаулар гадел һәм дөрес дип табылды
Аксубай муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Галина Маланчева Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары депутатларын сайлап тавыш бирү йомгаклары турында хисап тотты.
- 186 округ буенча Аксубай муниципаль районы авыл җирлекләре депутатларын сайлаулар гадел һәм дөрес дип табылды, - дип нәтиҗә чыгарды ТИК рәисе.
Ул җыелучыларны Территориаль сайлау комиссиясенең тавыш бирүләр буенча гомуми нәтиҗәсе белән таныштырды һәм депутатлар корпусының алга таба да яңа составта уңышлы эшләвен теләде.


Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазыйфаларын башкаручы Эльмира Зарипова Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлап тавыш бирүләрне уңышлы үткәргән өчен район активына һәм район гражданнарына рәхмәт белдерде.


- Республика буенча тавыш бирүчеләрнең сайлауларга килүе 84 процент тәшкил итте, Аксубай муниципаль район гражданнары югары активлык күрсәттеләр - барлык сайлаучыларның 99 проценты сайлау участокларына килеп тавыш бирде, - дип билгеләп үтте Эльмира Әмир кызы. -Сез Президентка һәм Татарстанның дөрес социаль-икътисадый курс алып баруына ышанычыгызны белдердегез.


Депутатлар Башлыкны сайладылар


Аксубай муниципаль район башлыгын сайлау утырышның көн тәртибенә кертелгән икенче мәсьәлә булды. Район кураторы - хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазыйфаларын башкаручы Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән район башлыгы постына Камил Гилманов кандидатурасын күрсәтүне тәкъдим итте.


-Без тулаем район уңышының, аның төрле республика рейтингларында дәрәҗәле урын биләвен, беренче җитәкченең абруена, аның нәтиҗәле эшенә
бәйле булуын яхшы аңлыйбыз. Лидерның уңышы, абруе республика, шулай ук җирле хакимият дәрәҗәсендә дә, халык арасында да мөһим, - дип белдерде Эльмира Әмировна. -Республика, шәхсән Президент җирле үзидарәләрнең нәтиҗәле, муниципаль берәмлекләрнең уңышлы үсеш мәсьәләләренә аерым игътибар бирә.


Республикадан килгән вәкил, районда алып барылган - күп фатирлы йортларны ремонтлаудан алып, мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар төзүгә кадәр киң күләмле төзелеш, ремонтлау эшләрен телгә алып, республикада гамәлгә ашырылган 34 социаль-икътисадый үсеш программасы районда да нәтиҗәле эшли, дип ассызыклады.


Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, Камил Гилманов районга җитәкчелек иткән җиде ел агымында районда аның тырышлыгы белән барлык программалар да уңышлы тормышка аша.


Район башлыгы вазыйфасына Татарстан Республикасы Президенты тәкъдим иткән Камил Камалович Гилманов кандидатурасын «Бердәм Россия» сәяси партиясе фракциясе дә хуплады.


Кандидат җавап тотты


Район башлыгы вазыйфасына кандидат сүзне кыска тотты.


- Мин эшләгән җиде ел агымында башкарылган эшләрне санап тормыйм.


Авыл йөзен үзгәртү безнең эшчәнлектә төп юнәлешләрнең берсе булды һәм без моңа ирештек тә. Юллар юк иде, мәктәпләргә, балалар бакчаларына ремонт таләп ителде. Без әлеге эшләрне программалар гамәлгә кергәнче үк башладык. Һәм бүген, республика, президент программалары, районда урнашкан нефть компанияләренең иганә ярдәме белән күп кенә проектлар тормышка аша, - дип билгеләп узды Камил Гилманов.


Башлыкны да, урынбасарны да
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Камил Гилманов бертавыштан Аксубай муниципаль район башлыгы итеп сайланды.


Яңа чакырылыш Аксубай муниципаль район Советының оешкан утырышы кабаттан сайланган башлыкны котлап көчле кул чабулардан соң дәвам итте.
- Муниципаль берәмлек җитәкчесе вазыйфасын, беренче чиратта, халык алдында зур җаваплылык буларак кабул итәм. Сезнең ышанычларыгызны аклар өчен барысын да эшләячәкмен, - дип депутатларга рәхмәтен белдерде яңадан район башлыгы итеп сайланган Камил Гилманов.


Кабаттан сайланган район башлыгының ант сүзләрен кабул итүе утырышның тантаналы мизгеле булды.


Утырышта район башлыгы урынбасары да сайланды. Ул - Юныс Хәмидуллин.


Утырыш эше башланганчыга кадәр бер сәгать алдан Аксубай районында «Бердәм Россия» сәяси партиясе депутат-әгъзаларының утырышы үтте, аның нәтиҗәләре буенча Аксубай муниципаль районында тиешле фракция оешты. Фракция җитәкчесе булып Юныс Хәмидуллин сайланды.


Даими комиссияләр оешты
Район Советының I утырышында Аксубай муниципаль районының даими комиссияләрен раслау турындагы мәсьәлә каралды. Шулай итеп Совет каршында бюджет, салым һәм финанслар, җирле җыемнар, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек; мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм социаль мәсьәләләр; җирле үзидарә, канунлык, хокук тәртибе, регламент һәм депутатлар этикасы; агросәнәгать комплексы, җирдән файдалану һәм экология; төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комиссияләр оешты һәм аларның составы расланды.


Икенче чакырылыш район Советының вәкаләтләр срогы һәм, табигый ки, Район Башкарма комитеты җитәкчесенең контракт срогы гамәлдән чыгуга бәйле, Совет утырышында Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына бәйге игълан итү мәсьәләсе тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев