Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район газетасы редакциясе күчмә Язылучы көннәрен оештырды

Кичә Әбүнәче көннәре Яңа һәм Иске Ибрай авылларында ташламалы язылу декадасы кысаларында узды.

Редакция почта бүлекчәләренә язылучылар өчен бүләкләр, музыка һәм яхшы кәеф белән килде. Авыл халкы безне көтте, район газетасына язылырга безнең игелекле һәм тугры укучыларыбыз килде. Аларның һәрберсе истәлеккә татар телендә бастырылган китапларны сайлап алды, ә иң өлкән укучыларга бүләккә «Татар дөньясы» китаплары тапшырылды.
–«Авыл таңнары»н илле елга якын яздырам, басманы кулыңа тотып укуны бернәрсә дә алмаштыра алмый дип саныйм. Интернетта мәгълүмат күп булуга карамастан, басма версиядән беркайчан да баш тартмам, – дип уртаклашты Иске Ибрай авылыннан сәламәтлек саклау ветераны Мәдинә Равоздинова. – Район яңалыкларыннан башка яши алмыйм, кырык елдан артык сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгәндә районның күп кенә халкын шәхсән беләм, таныйм, газета битләрендә хезмәттәшләр турында мәкаләләр еш басыла.
Яңа Ибрайда иң өлкән язылучы булып безнең күптәнге танышыбыз, Әфганстанда һәлак булган сугышчы-интернационалист Әхәт Насретдиновның әнисе Мәдинә апа Насретдинова булып чыкты. Иртән ул үзенең яраткан басмаларына язылу өчен килене Әлфинурны почтага җибәргән. Ә без Насретдиновлар гаиләсенә истәлек китабын тапшыру өчен килдек. Мәдинә апа безне туганнары кебек каршы алды, район газетасының һәр журналистын исеме белән генә түгел, ә газета материаллары стиле буенча да беләм, дип сөйләде.
– Күзләрем дә начар күрә, колаклар да начар ишетә, әмма газеталардан баш тартмыйм. «Авыл таңнары»н укырга бик яратам. Безгә бит бабай белән 85әр яшь, хәзер Аксубайга бару проблемалы, һәм кирәк тә түгел – улым һәм киленем кирәк-яракларның барысын да алып киләләр. Районда, башка авылларда булган һәр нәрсәне район басмасыннан укып беләм, – ди Мәдинә апа.
Безнең абонентлар почтадан да истәлекле бүләкләр алдылар. Игелекле дусларыбызга – Иске һәм Яңа Ибрай авыллары почта бүлекчәләре хезмәткәрләренә Язылучылар көнен оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.

Иртәгә, 7 июньдә, Язылучылар көне сәгать 10:00 нан 12:00 гә кадәр Иске Кыязлы почта бүлекчәсендә; җомга көнне, 9 июньдә, 10:00 нан 12:00 сәгатькә кадәр Аксубай бистәсенең почта бүлегендә; чәршәмбе, 14 июньдә, 10:00 нана 12:00 сәгатькә кадәр Иске Татар Адәмсуы почта бүлекчәсендә; 13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Савгач почта бүлекчәсендә узачак.

«Сельская новь», «Авыл таңнары» һәм «Ял Пурнăçе» газеталарына язылыгыз, яңалыклардан хәбәрдар булыгыз!

Район газетасына язылучы һәркем 2023 елның II яртыеллыгына район газеталарына язылу кампаниясе тәмамланганнан соң, июль башында редакция үткәрәчәк бүләкләр уйнатуда катнаша ала.
Бүләкләр уйнатуда алты айга подписка рәсмиләштергән барлык әбүнәчеләр катнаша! Исегезгә төшерәбез, язылу дәвам итә. Хәзер ташламалы язылу декадасы бара, 15 июньгә кадәр (шушы көнне дә картеп) «Сельская новь», «Авыл таңнары» һәм «Ял Пурнăçе» басмаларына бәя нибары 703,98 сум тәшкил итә. Редакция яхшы бүләкләр әзерләде: идәнгә куела торган вентилятор, ике шампур җыелмасы, ял итү өчен бакча гамагы, кер киптерү җайланмасы һәм дүрт кешелек палатка. Бүләгегезне алу өчен район басмаларына язылыгыз!
Язылу квитанцияләрен “Язылган өчен бүләк алырга телим” дигән тамга белән selnew@mail.ru электрон почтага җибәрегез.
Реклама 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев