Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Престол бәйрәмендә

Аксубай халкы Феодосий Тотемский хөрмәтенә бәйрәм оештырды. Бәйрәм литургия белән башланып китте. Чара уңаеннан районның төп чиркәвенә Иске Тимошкино, Сөнчәле гыйбадәтханәләре башлыклары, күрше районнардан дин тотучылар җыелды. Феодосий Тотемский ХVI гасырда Вологда шәһәрендә туа. Яхшы белем алып, ихлас күңеленнән дини агарту эше белән шөгыльләнә башлый һәм әлеге уңайдан киң күләмле...

Аксубай халкы Феодосий Тотемский хөрмәтенә бәйрәм оештырды.


Бәйрәм литургия белән башланып китте. Чара уңаеннан районның төп чиркәвенә Иске Тимошкино, Сөнчәле гыйбадәтханәләре башлыклары, күрше районнардан дин тотучылар җыелды.

Феодосий Тотемский ХVI гасырда Вологда шәһәрендә туа. Яхшы белем алып, ихлас күңеленнән дини агарту эше белән шөгыльләнә башлый һәм әлеге уңайдан киң күләмле китапханә булдыра. Рухани буларак Феодосий даими хезмәттә һәм гыйбадәттә була.

Бәйрәмнең тантаналы өлешен Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов ачты. Ул барысына да сәламәтлек, уңышлар теләде, бәйрәмдә катнашучыларның елдан-ел арта баруына куануын белдерде. "Димәк, бистә яши һәм үзенең йолаларын саклап килә", - дип тәмамлады үзенең чыгышын район җитәкчесе.

Һәр елны әлеге бәйрәмгә бик күп кеше җыела. Якшәмбе мәктәбе, Аксубайның дини оешмасы Престол бәйрәменә җентекле әзерләнә. Бу юлы да самавыр куйганнар, Аксубай универсаль технологияләр техникумы, Федоровка интернат-йорты пешергән камыр ризыклары белән табын әзерләгәннәр. Мәдәни-күңел ачу программасын район Мәдәният йорты һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре эшләде.

-Бу бәйрәмне без элек- электән билгеләп үтәбез, - дип сөйли Аксубай аксакалы 82 яшьлек Елизавета Николаевна. - Дөрес, совет чорында, чиркәүне җимергәч, без аны өйдә бәйрәм итә идек. Әбиләр башта гыйбадәт кылалар, аннан соң барыбыз да табын артына утырып, бер-беребезгә сәламәтлек, елларның уңышлы, имин булын тели идек. Ә өстәлдә самавыр гөрләп утыра, коймак һәм башка ризыклар белән сыйланып чәй эчә идек.

-Феодосий бәйрәме - безнең гаиләнең иң яраткан бәйрәме, - дип уртаклашты 32 яшьлек Анастасия. - Һәр елны без гаиләбез белән чиркәү мәйданына киләбез. Менә быел да минем белән ике балам килде, зурраклары укуда.

Мәйданда корылган табын төрле сый-хөрмәттән сыгылып торды, теләүчеләрнең барысы да алардан авыз итте. Аксубайның үзешчән артистлары концерт программасы тәкъдим иттеләр. Балалар һәм өлкәннәр белән халык уеннары оештырылды. Престол бәйрәме чакырылган кунаклар өчен әзерләнгән төшке аш белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев