Полиция хезмәткәрләре – Чемпионатка
Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең унбер хезмәткәре спортның су төрләре буенча дөнья Чемпионатында хокук тәртибен саклаячак. Иртәгә алар Татарстан башкаласына командировкага китәчәк. Бүлек җитәкчелеге белдергәнчә - Чемпионатка бары үрнәк хезмәткәрләр генә китә. Искә төшереп үтәбез, безнең Аксубай полицейскийлары халыкара, Россия һәм республика дәрәҗәсендәге спорт ярышларында, массакүләм-мәдәни чараларда беренче тапкыр...
Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең унбер хезмәткәре спортның су төрләре буенча дөнья Чемпионатында хокук тәртибен саклаячак.
Иртәгә алар Татарстан башкаласына командировкага китәчәк. Бүлек җитәкчелеге белдергәнчә - Чемпионатка бары үрнәк хезмәткәрләр генә китә. Искә төшереп үтәбез, безнең Аксубай полицейскийлары халыкара, Россия һәм республика дәрәҗәсендәге спорт ярышларында, массакүләм-мәдәни чараларда беренче тапкыр гына иминлекне тәэмин итмиләр. Казанның 1000 еллыгына багышланган чарада - утыз, Казанда узган Универсиадада - 19, Сочидагы Олимпиадада бер хезмәткәр иминлек сагында торды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев