Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пенсия фонды – изге бурычлар

Пенсия фонды Идарәсенең йомгаклау утырышы эшлекле мохиттә узды. Россия Пенсия фонды Идарәсенең Аксубай районы буенча бүлегенең узган елгы эш нәтиҗәләре белән аның җитәкчесе Владимир Тимофеев таныштырды. - Узган ел коллектив өчен бик әһәмиятле ел булды, - дип ассызыклады ул. - Алга куелган бурычны без тулы күләмдә үтәдек. Пенсия фондының район...

Пенсия фонды Идарәсенең йомгаклау утырышы эшлекле мохиттә узды.

Россия Пенсия фонды Идарәсенең Аксубай районы буенча бүлегенең узган елгы эш нәтиҗәләре белән аның җитәкчесе Владимир Тимофеев таныштырды.
- Узган ел коллектив өчен бик әһәмиятле ел булды, - дип ассызыклады ул. - Алга куелган бурычны без тулы күләмдә үтәдек.
Пенсия фондының район бүлеге гражданнарны пенсия белән һәм социаль тәэмин итү буенча дәүләт бурычларын вакытында үтәде. 8811 гражданга өзлексез рәвештә пенсия һәм пособияләр түләнде. Түләүләрнең гомуми күләме - 1041 миллион сум, бу сан 2013 ел белән чагыштырганда 26 миллионга күбрәк. Пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү буенча максатчан эш алып бару сәбәпле, 2013 ел белән чагыштырганда барлык пенсияләрнең уртача күләме 9,1 % ка арткан һәм ул 8.840 сум тәшкил итә.
Пенсия фонды бюджетына 182 миллион сум күләмендә иминият кертеме түләнгән, мәҗбүри медицина иминиятенә 38 миллион сум акча кергән. Шул сәбәпле район пенсия бүлеге иминият кертемнәре җыю буенча планны 101 һәм 104 процентка үтәгән. Соңгы биш елда тупланган иминият кертемнәре күләме 78 % ка арткан. Утырышта хәл итәсе сорауларга да кагылдылар.
- Район учреждениеләре һәм оешмаларында электрон түләү эшләре буенча хезмәт күрсәтүдә кыенлыклар бар, - дип билгеләп үтте ПФР Идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев. - Кызганычка каршы, кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белән семинарлар уздырылса да, күп очракта, район үзәк хастаханәсеннән кала, пенсионерлар пенсия билгеләү өчен документларны үзләре алып киләләр.
Архив бүлеге җитәкчесе Гүзәл Хамәтшина пенсия фондының башкарма комитетның архив бүлеге белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә тукталды.
- Хезмәт стажын билгеләүгә кагылышлы проблемалар килеп чыга, чөнки барлык предприятиеләрдә дә архив документлары юк, - дип ассызыклады ул. УРСЖ, МПП ТКХ, "Актай" ҖЧҖ не (җитештерү предприятиесе) мисал итеп китерергә була. Йомгаклау утырышында Пенсия фондының район прокуратурасы, салым инспекциясе белән тыгыз элемтәдә торуына анализ ясалды.
Утырышта катнашкан ПФР төбәк бүлегенең иминият кертемнәре җыюны оештыру бүлеге җитәкчесе Ирина Титова Аксубай бүлеге коллективы эшенә югары бәя бирде.
- Сезнең хезмәт халык иминлегенә юнәлтелгән, - дип билгеләп узды үзенең чыгышында район башлыгы Камил Гилманов. - Өлкән буын вәкилләренең мул тормышы сезнең һөнәри осталыгыгызга бәйле. - Район җитәкчесе барысына да пенсия тармагына бәйле үзгәрешләрне тормышка ашыруда ирешкән уңышлары өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев