Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Пенсионерларны тантаналы төстә хөрмәтләделәр

Аксубай район Мәдәният йортына Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә җиде йөздән артык кеше чакырылды. Районның төп концерт залында район иминлеге өчен хезмәт куйган, төзегән, икътисадны ныгыткан, кооперациядә, полиграфиядә, авыл хуҗалыгында, төзелеш оешмаларында, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, нефтеразведкада эшләүчеләр җыелды. Гомумән, бәйрәмгә элек гамәлдә булган оешмаларның 725 пенсионеры чакырылды. Район аларның хезмәтен...

Аксубай район Мәдәният йортына Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә җиде йөздән артык кеше чакырылды.



Районның төп концерт залында район иминлеге өчен хезмәт куйган, төзегән, икътисадны ныгыткан, кооперациядә, полиграфиядә, авыл хуҗалыгында, төзелеш оешмаларында, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, нефтеразведкада эшләүчеләр җыелды. Гомумән, бәйрәмгә элек гамәлдә булган оешмаларның 725 пенсионеры чакырылды. Район аларның хезмәтен онытмый һәм Аксубай муниципаль Советы шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты, район Мәдәният йорты белән берлектә ел саен алар өчен бәйрәм оештыра.


-Сезгә хезмәтегез өчен шәхсән рәхмәт әйтү өчен ярый әле шундый бәйрәм бар, ә бит районда күп башлангычларга нәкъ менә сез нигез салдыгыз - сез эшләгән елларда төзелгән социаль һәм башка объектлар бүгенге көнгә кадәр кешеләргә хезмәт итә, аксубайлыларның ничәмә-ничә буыны сезнең үрнәктә тәрбияләнде, авыл хуҗалыгы җирләре эшкәртелде, сез тырыш һәм намуслы хезмәтегез белән районны алга сөрдегез һәм изге йолаларны башлап җибәрүчеләр булдыгыз, бүген район сез башлаган эшләрне дәвам итеп яши. Сезгә ихлас күңелемнән сәламәтлек, иминлек телим, балаларыгыз, оныкларыгыз сезне кайгыртып, хөрмәтләп яшәсеннәр, - диеп билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.


Сәхнәдә хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гафаров, Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдиновтан тантана гаеплеләре адресына йөрәк түреннән чыккан иң җылы котлау сүзләре яңгырады.


-Бүгенге бәйрәм Халыкара дип кабул ителде. Аны бөтен республикада, һәр районда билгеләп үтәләр. Бүген республикада яшәүче һәр дүртенче кеше - өлкән яшьтә. Татарстанда уртача гомер озынлыгы - 72 яшь, әмме республикада яше йөздән арткан 185 кеше бар. Иң өлкәне - 109 яшьлек әби Әлмәт шәһәрендә гомер кичерә, - дип билгеләп үтте Марат Гафаров.


Министрлык вәкиле, Татарстанда фельдшерлык пунктларының сафка басуы, тормыш шартларының яхшы булуы гомер озынлыгын арттыруга ярдәм итә, дип билгеләп үтте.


Депутат Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, 1 октябрь - ул өлкән буын кешеләренә республикабыз үсешенә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерүгә тагын бер сәбәп.


Октябрьнең беренче көнен күпләр Өлкәннәр көне дип атарга теләмәделәр. Моңа нигез дә бар. Пенсионерларның күпчелеге актив тормыш позициясе алып баралар - «Яшьлек» универсаль спорт залы каршындагы секцияләрдә спорт белән шөгыльләнәләр, йөзү бассейнына йөриләр, районның җәмәгать тормышында актив катнашалар, район сәхнәсендә җырлыйлар, бииләр.


Сүз уңаеннан, бәйрәм көнне дә тантана гаеплеләре, пенсионер статусының үзенчәлекле тапкырлык дәрәҗәсе һәм лаеклы ялга чыккач кына шөгыльләнер өчен вакыт табылган яраткан эшләр белән мавыгу мөмкинлеге дә булуын сөйләр өчен сәхнәгә күптапкыр күтәрелделәр.


-Безнең яшь - алтын, - дип билгеләп үтте сәхнәдән педагогия хезмәте ветераны Валентина Селезнева. - Кул кушырып утырмау, спорт белән шөгыльләнү, күбрәк аралашу, күңелгә хуш килгән эш белән мавыгу бик мөһим. Тормыш ул нинди генә яшьтә дә кызыклы һәм бай.


Район Мәдәният йорты коллективы бәйрәмгә җыелучылар өчен концерт программасы әзерләде. Зал тулы тамашачы Мәдәният йортында сәнгать белән шөгыльләнүче үзешчән артистлар - үзләренең балалары һәм оныклары чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Ә тамаша залыннан чыкканда аларны тагын бер бүләк көтте - һәркайсы район Советы һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты исеменнән азык-төлек пакетлары алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев