Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Парламентчы мәктәп укучылары

Аксубайның өлкән сыйныф укучылары "Парламент дебатлары"нда катнаштылар. Барлыгы 9 мәктәптән килгән 13 команда катнашты. "Төп максат мәктәп укучыларына сәяси-хокукый тәрбия бирү һәм халык алдында чыгыш ясау осталыкларын булдыру иде, - диде турнирны оештыручыларның берсе Геннадий Горбунов. - Без куелган максатларга ирештек". "Парламент дебатлары"ның йомгаклары мондый: составында Энҗе Шәрифуллина һәм Альберт...

Аксубайның өлкән сыйныф укучылары "Парламент дебатлары"нда катнаштылар.



Барлыгы 9 мәктәптән килгән 13 команда катнашты. "Төп максат мәктәп укучыларына сәяси-хокукый тәрбия бирү һәм халык алдында чыгыш ясау осталыкларын булдыру иде, - диде турнирны оештыручыларның берсе Геннадий Горбунов. - Без куелган максатларга ирештек". "Парламент дебатлары"ның йомгаклары мондый: составында Энҗе Шәрифуллина һәм Альберт Шибалов булган Иске Ибрай мәктәбе командасы беренче урынны һәм күчмә кубокны яулады. Икенче урында - икенче Аксубай урта белем бирү мәктәбеннән Анастасия Анашкина һәм Марина Никонова. Өченче урында берьюлы ике команда. Болар өченче Аксубай урта белем бирү мәктәбеннән Елена Колесникова һәм Анна Крайнова, Кәкре Күл мәктәбеннән Мирей Леонова һәм Анастасия Копанева.

Фото http://www.google.com/imgres?imgurl=http://cs416223.vk.me/v416223994/771c/mIxsTF2Ulbo.jpg&imgrefurl=http://vk.com/sakh_debat&h=230&w=200&tbnid=6XZn9q5gG7I6UM:&zoom=1&docid=STuX3grN15ICuM&ei=2MZeVeevD4P4yQPrl4HIAQ&tbm=isch&ved=0CB8QMygDMAM сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев