Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Озын гомерлеләр нәселеннән

Урмандеево авылында яшәүче Петровлар өендә истәлекле һәм шатлыклы вакыйга булды.

Гаиләнең иң өлкән әгъзасы Мария Семеновнага 95 яшь тулды.

Бу көнне тантана гаеплесен олы бәйрәме белән котларга уллары, кызлары, оныклары җыелды, күрше урамнан дүрт ай элек шундый ук датаны билгеләп узган яшьтәше – якын дусты Мария Петрова да килде.

Табын мул ризыклардан сыгылып торды. Тантана гаеплесе рәсми затларны сөенеп каршы алды. Район башкарма коимитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов ветеранны чын күңеленнән истәлекле туган көне белән тәбрикләде, РФ Президенты Владимир Путинның юбилей уңаеннан юлланган котлау хатын ирештерде, чәчәкләр, район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды.

– Сезнең буын Җиңүне якынайту өчен тылда армый-талмый фидакарь хезмәт куйган, сугыштан соң халык хуҗалыгын күтәргән, киләчәк буын өчен яхшы тормышка нигез салган, – дип билгеләп үтте ул. – Район җитәкчелеге исеменнән көнне-көнгә ялгап куйган хезмәтегез өчен күңел түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сәламәтлек ташламасын сезне!

Мария Семеновна 95 яшьлек юбилее уңаеннан районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев, Урмандеево авылы ветераннар советы рәисе Владимир Семенов исеменнән дә ихлас тәбрикләүләр кабул итте.

– Барыгызга да бик зур рәхмәт, – дип җаваплады әби. – Сезгә дә сәламәтлек телим, бәхетле, тыныч тормышта минем яшькә кадәр җитәргә насыйп булсын, тормыш матур, ризыкка тилмерәсе түгел.

Мария Семеновна да сугыш чорының ачысын-төчесен күргән. Тумышы белән ул Сосновка авылыннан. Өлкәннәрнең күбесенә хас булганча, ул да үткәннәрне авырлык белән генә искә төшерде. Үсмер, яшьлек елларында иптәш кызлары белән ярым ач-ялангач килеш, өшеп-туңып кырда, урман эшләрендә хезмәт куюларын хәтерендә яңартты. Урмандеево егетенә кияүгә чыккан. Петровлар гаиләсендә өч малай һәм өч кыз дөньяга килгән. Ире гомере буена тракторчы булып эшләгән, ә үзе төрле эшләрдә хезмәт куйган. Ветеран төпчек улы гаиләсендә гомер кичерә. Балалары да, оныклары да якын кешеләренә булдыра алганча кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышалар. Мария Семеновна – озын гомерлеләр нәселеннән. Аның әнисе 102 яшькә чаклы яшәгән.

– Әниебезнең янәшәдә булуына, үзен яхшы хис итүенә сөенәбез, – диләр кызлары . – Ул бөтен оныкларының да, оныкчыкларының да исемнәрен белә, тормышлары белән кызыксына (95 яшьлек әбинең оныкчыкларының да балалары бар икән инде). Төрле җирләрдә яшәсәк тә, әни янына еш кайтырга тырышабыз. Тагын озак еллар безне сөендереп яшәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев