Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

ОРВИдан ничек сакланырга

Ел башыннан Аксубай районында кискен респираторлы вирус инфекциясе белән авыруның 90 очрагы теркәлгән. Шуның 56сы - балалар. Бу турыда Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов хәбәр итте. Ул шулай ук халык арасында чирләү дәрәҗәсе эпидемия чигеннән түбәнрәк булуын да белдерде. Грипп белән чирләү очраклары теркәлмәгән. Ләкин табибләр гриппның аеруча көзге-кышкы...

Ел башыннан Аксубай районында кискен респираторлы вирус инфекциясе белән авыруның 90 очрагы теркәлгән.

Шуның 56сы - балалар. Бу турыда Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов хәбәр итте. Ул шулай ук халык арасында чирләү дәрәҗәсе эпидемия чигеннән түбәнрәк булуын да белдерде. Грипп белән чирләү очраклары теркәлмәгән. Ләкин табибләр гриппның аеруча көзге-кышкы чорда теркәлгән кискен вирус инфекциясе булуын искәртәләр. Грипп белән барысы да чирли. Инфекция йогуның иң таралган алымы - һава-тамчы юлы: йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә.

Грипп гадәттә кинәт кенә башланып китә: температура күтәрелә (38-39 градус һәм югары), хәл бетә, баш, мускуллар һәм буыннар авырта, утка сиземлек арта. Аннары соң йөткерү һәм томау өстәлә. Чирнең иң актив вакыты - 3-5 көн, дәвалану чоры - 8-10 көн.

- Грипптан иң яхшы саклык чарасы булып йогышлы авыруларга каршы чаралар куллану тора, - дип сөйли Аксубай үзәк хастаханәсенең баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. - Көзен гриппка каршы вакцина кадау уздырылды.

Ул шулай ук грипптан һәм салкын тиюдән сакланыр өчен киңәшләр бирде.

Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Саф һавада еш йөрергә, ябык бүлмәләрне җилләтергә. Салкында озак торып туңарга ярамый. Кеше күп булган урыннарда азрак йөрергә. Шулай ук табиб рационда витаминнар, аеруча да С витаминына бай булган продуктларны күбрәк кулланырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев