Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Орлыгы нинди – уңышы шундый

Яхшы орлыкны кайдан сатып алырга була һәм сайлаганда ничек ялгышмаска дигән сораулар һәркемне борчый. Госалкогольинспекциясенең баш белгеч-эксперты Госман Билалов раслаганча, иң яхшысы - үзең үстергән сортлардан орлык әзерләү. Статистикадан билгеле булганча, барлык сатучы-фирмаларда да орлыклар шытымы һәм ярлыкларда күрсәтелгән сортларга туры килүчәнлеге ярым-ярты гына. Үзең орлык әзерләмәгәнсең икән, аны җитештерүчедән...

Яхшы орлыкны кайдан сатып алырга була һәм сайлаганда ничек ялгышмаска дигән сораулар һәркемне борчый.


Госалкогольинспекциясенең баш белгеч-эксперты Госман Билалов раслаганча, иң яхшысы - үзең үстергән сортлардан орлык әзерләү. Статистикадан билгеле булганча, барлык сатучы-фирмаларда да орлыклар шытымы һәм ярлыкларда күрсәтелгән сортларга туры килүчәнлеге ярым-ярты гына. Үзең орлык әзерләмәгәнсең икән, аны җитештерүчедән сатып алырга кирәк. Яңа сортны сатып алыр алдыннан сатучыдан, әлеге сортның Госреестрга кертелгәнме юкмы икәнлеген һәм безнең төбәккә "районлашканлыгын" белегез. Югыйсә уңышсыз калырга да мөмкин. Сез кибеттә яки базарда нинди дә булса сортка күз төшерәсез икән, башта аны аз күләмдә генә алып, чәчеп, шытып чыгуын күзәтегез. Ә бит күп очракта этикеткасы матур, ә орлыгы теплица шартларында әзерләнгән, җимешләре ашламалар һәм агулы химикатлар кулланып үстерелгән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев