Мөселманнарның изге бәйрәме
Бу атнада район мөселманнары изге Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр. Иртәнге намазга азан әйткәнче үк мәчеткә халык агыла башлады. Килүчеләр арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде, өлкәннәр белән бергә оныклары да килде. Бәйрәм намазы башланганчы ук мәчет залы халык белән тулды, күпләр баскычта урын алдылар. Ике намаз арасында мөселманнар вәгазь тыңладылар....
Бу атнада район мөселманнары изге Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Иртәнге намазга азан әйткәнче үк мәчеткә халык агыла башлады. Килүчеләр арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде, өлкәннәр белән бергә оныклары да килде. Бәйрәм намазы башланганчы ук мәчет залы халык белән тулды, күпләр баскычта урын алдылар.
Ике намаз арасында мөселманнар вәгазь тыңладылар. Вәгазьдә Корбан бәйрәме-рухи чистарыну һәм шәфәгать кылу вакыты. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә әйтелгәнчә, "су утны сүндергән кебек, гөнаһларны сүндерүче-сәдакадыр", дип әйтелде.
Район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Ибраһим бабай (Равил хәзрәт Зөфәров бүгенгесе көндә хаҗ кыла) мөселманнарны бәйрәм белән котлады, һәркемгә исәнлек-саулык, бәхет, уңышлар теләде. Бәйрәмгә килүчеләр саны ел саен күбәя бара, дип әйтте ул.
Мәчеткә килгән мөселманнарны район башлыгы Камил Гилманов та тәбрикләде.
-Шатланып торам, мәчеткә йөрүче халык саны арта бара,-дип әйтте ул. -Дини оешмалар эшләгән җирдә һәрвакыт тәртип, тәрбия эше дә алып барыла. Бүгенге изге Корбан бәйрәмендә барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлады, барысына да игелек, шәфкатьле булуларын теләде.
-Бәйрәм намазы тәмамланганнан соң мәчеткә килүчеләр бер-берсен котладылар. Аннан соң күп кенә гаиләләр Ходай Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалдылар. Корбан итен өч өлешкә бүләләр. Бер өлешен аз тәэмин ителгән гаиләләргә өләшәләр, икенчесен үзләренә калдыралар, ә өченчесеннән бәйрәм мәҗлесе әзерлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев