Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мөмкинлекләр дөньясы

"Сәләт-Аксубай" клубы беренче тапкыр туган көнен билгеләп үтте. "Сәләт" проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, татар җәмгыятьләре вәкилләре, "Сәләт" республика хәрәкәте активистлары һәм иллегә якын укучы әлеге уңайдан узган елның иң истә калган мизгелләрен хәтердә яңарту, нәтиҗәләр чыгару һәм планнар билгеләү өчен Аксубай 3нче мәктәбенең актлар залында җыелдылар. Кунакларны мәктәп фойесында "Сәләт"...

"Сәләт-Аксубай" клубы беренче тапкыр туган көнен билгеләп үтте.
"Сәләт" проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, татар җәмгыятьләре вәкилләре, "Сәләт" республика хәрәкәте активистлары һәм иллегә якын укучы әлеге уңайдан узган елның иң истә калган мизгелләрен хәтердә яңарту, нәтиҗәләр чыгару һәм планнар билгеләү өчен Аксубай 3нче мәктәбенең актлар залында җыелдылар.
Кунакларны мәктәп фойесында "Сәләт" форумы җыры астында флеш-моб белән каршы алдылар, аннан соң актлар залында бәйрәм концерты булды һәм клуб бер ел эчендә башкарган эшләрен тәкъдим итте.
Җыелучыларны Җәүдәт Сөләйманов сәламләде. Ул университетта белем алганда инглиз теленнән аларны Хәсән Туфанның кызы Гөлгенә укытуы турында сөйләде. Менә шуның өчен дә Аксубай районына сәфәрен ул әлеге бөек язучының музеенда булудан башлаган.
Җәүдәт Сөләйманов - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең социаль-икътисади фәннәр бүлеге академик-секретаре, Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең эшлекле әгъзасы, КДУның теоретик кибернетика кафедрасы профессоры, ТР Фәннәр академиясенең социаль-икътисад фәннәре бүлеге академик-секретаре вазифаларын башкаручы, Татарстан Фәннәр академиясе һәм КДУның "Проблемы ИИ" уртак фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире, техник фәннәр докторы (2000), профессор (2003), ТР Фәннәр академиясе әгъзасы-корреспонденты (2004).
Җәүдәт Сөләйманов районда тарихның бөртекләп саклануы, йолаларның үтәлүе һәм мәдәниятнең үсеш алуын билгеләп үтте.
- Кеше дөньяга килүенең беренче елында аякка басып йөрергә өйрәнә, - диде академик. - Клуб өчен бу - алга бер адым. Агымдагы елда "Сәләт" хәрәкәтен үстерү өчен күп эшләр башкарылган. Билгеле булганча, "Сәләт" - ул мөмкинлекләр дөньясы, этник һәм конфессиональ толерантлык киңлеге, рух һәм интеллект иреге, аның ишекләре барысы өчен дә ачык. "Сәләт-Аксубай" клубы әгъзалары форумнарда, күпләре "Фәнсар", "Атлант", "Сәмрух" проектларында, Әнвәр Хәйри конференциясендә катнаштылар. Үсегез һәм иҗат итегез!
Җәүдәт Сөләйманов клубка күп функцияле җиһаз (ксерокс-принтер-сканер) бүләк итте, яшьләр хәрәкәтен хуплаганы һәм хезмәттәшлек иткәне өчен мәктәп директоры Җәмилә Вәлиевага Рәхмәт хаты, клуб җитәкчесе Рушания Моратшинага аның - абруен күтәрү хөрмәтеннән "Сәләт" III дәрәҗә "Җыючы" билгесен тапшырды. Кунаклар шулай ук мәктәпкә Әдип Әлмирнең, Сөләйманның (Җәүдәт Сөләйманов алар тәхәллүсе астында яза) күп сандагы китапларын бүләк итте.
"Сәләт-Аксубай" рәисе Ләйлә Моратшина клуб эше турында сөйләде, активистлар белән таныштырды һәм планнар белән уртаклашты. Ул, алга таба Аксубай сәлкәшләре "Сәләт"нең күп кенә проектларында, Әнвәр Хәйри укуларында, җәйге сменаларда, Фәнни ярышлар чемпионатында катнашачаклар, дип ассызыклады.
- "Сәләт" бит ул үзеңне күрсәтү, сәләтеңне үстерү мөмкинлеге бирә. Бу үзең өчен яңа офыклар ачу шансы, - дип билгеләп үтте Ләйлә.
"Сәләт-Аксубай" һәм "Сәләт-Яшел Үзән" клублары кураторы Айдар Якупов, Фәнни ярышлар чемпионаты координаторы Алсу Гатауллина, "Сәләт-Яшел Үзән" клубы рәисе Тимерхан Шәйхетдинов, Түбән Кама шәһәренең Баки Урманчы исемендәге 2нче гимназия директоры Айгөл Гаязова котлап чыгышлар ясадылар, ата-аналар исеменнән исә Күпфункцияле үзәк директоры Лилия Сәхабетдинова чыгыш ясады.
Тантаналы өлештән соң балалар мастер-класслар буенча таралыштылар. Түгәрәк өстәл артында Аксубай сәлкәшләре Җәүдәт Сөләйманов белән, тарихтан алып "Сәләт"нең киләчәгенә кадәр, төрле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев