Узган якшәмбедә район Мәдәният йортына район мөхтәсибәте оештырган сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән көнне - Мәүлид бәйрәмен уздыру кичәсенә бик күп кеше җыелды.
Аны бәйрәм итү аксубайлылар өчен күркәм йолага әверелде.
Бәйрәм дога укудан башланды. Алып баручылар - Тәслимә һәм Алим Идиятуллиннар бәйрәмгә күтәренке кәеф...
Узган якшәмбедә район Мәдәният йортына район мөхтәсибәте оештырган сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән көнне - Мәүлид бәйрәмен уздыру кичәсенә бик күп кеше җыелды.
Аны бәйрәм итү аксубайлылар өчен күркәм йолага әверелде.
Бәйрәм дога укудан башланды. Алып баручылар - Тәслимә һәм Алим Идиятуллиннар бәйрәмгә күтәренке кәеф өстәделәр.
Район советы аппараты җитәкчесе Рәис Галиев бәйрәмгә җыелучыларны район җитәкчесе Камил Гилманов, җитәкчеләр һәм шәхсән үз исеменнән кайнар котлады.
- Бүген бәйрәм, Ислам дөньясында зур тантана көне, - диде Рәис Миншакир улы. - Мәүлид бәйрәме элек-электән бәйрәм ителеп килде. Район мөселманнарының да, христиан динен тотучыларның да бәйрәмнәре безнең барыбызга да сөенечләр генә алып килә. Дини тәрбия, үзара аңлашу бирә. Безнең күп милләтле районыбызда үсеп килүче буынга тәрбия бирүдә һәм үзара хөрмәт җепләрен ныгытуда нәкъ менә шул ике конфессиянең өлеше бәя биреп бетергесез.
Сәхнәдә балалар да, өлкәннәр дә чыгыш ясады. Җырлар, биюләр имам-мөхтәсибләрнең мөнәҗәтләр һәм вәгазь укулары белән үрелеп барды.
Аксубай районы имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров сәхнәгә чыгып мөселманнарны бәйрәм белән тәбрикләде.
- Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән барчагызны да бәйрәм - Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән көн белән котлыйм, - диде ул. - Безнең бәйрәм традиционга әверелде. Бу айны без барлык мәчетләрдә дә Расүлуллаһка салаватлар укып, аны зурлап үткәрдек. Бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән өчен район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендәге район хакимиятенә мөхтәсибәт исеменнән зур рәхмәт әйтәсе килә.
Феодосий Тотемский чиркәве башлыгы Александр Качаев та мөселманнарны бәйрәм белән котлады.
- Барлык христианнар исеменнән сезне бәйрәм белән тәбрик итәм. Шуны әйтеп үтәсе килә, сәхнәдә чыгыш ясаучы балалар йолаларны, дини нигезләрне дәвам итүче буын булып үсәчәк.
Бәйрәм чарасы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның "И, туган тел" җыры һәм бәйрәм гыйбадәте белән төгәлләнде.
Нет комментариев