Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп укучылары акча эшли

Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша йөздән артык мәктәп укучысы эшкә урнаштырылган. Күпчелек укучылар мәктәпләрдә территорияләрне төзекләндерү эшләре белән мәшгуль булдылар. Иске Ильдеряк мәктәбендә -14,3 нче Аксубай урта мәктәбендә - 10,2 нче мәктәптә - 16, Иске Савруш мәктәбендә 7 бала эшләде. Өченче кварталда Аксубай лицеенда - 25, Иске Тимошкино мәктәбендә -...

Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша йөздән артык мәктәп укучысы эшкә урнаштырылган.



Күпчелек укучылар мәктәпләрдә территорияләрне төзекләндерү эшләре белән мәшгуль булдылар. Иске Ильдеряк мәктәбендә -14,3 нче Аксубай урта мәктәбендә - 10,2 нче мәктәптә - 16, Иске Савруш мәктәбендә 7 бала эшләде. Өченче кварталда Аксубай лицеенда - 25, Иске Тимошкино мәктәбендә - 20, Иске Ибрай мәктәбендә 14 балага акча эшләү мөмкинлеге туды.


-Мондый мөмкинлекне без беренче чиратта аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларга тәкъдим итәбез, - дип аңлатты Мәшгульлек үзәге белгече Венера Стоянова. - КДНда исәптә торучы яшүсмерләргә игътибар аерым.

Эшкә урнаштырылган 112 укучының икесе КДНда профилактик исәптә тора.

-Укучылар башкарырга сәләтле хезмәт зур физик көч таләп итми, ә беренче эш хакы хезмәт эшчәнлегенә кызыксыну уята, - дип билгеләп үтте Венера Васильевна. -Бала үзенең һәм чит кешенең хезмәт нәтиҗәсен бәяләргә өйрәнә. Моңа бәйле, авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләрне эшкә урнаштыруда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эшен активлаштырасы килә. Бездә алар өчен һәрвакыт резерв урыннар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев