Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Министр авыл кешеләре белән очрашты

Аксубай районында ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш сәфәре белән булып китте. Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов озатуында Эльмира Зарипова берничә объектта булып, хезмәт коллективлары, гражданнар, район кешеләре белән очрашты. Аксубай муниципаль районының утырышлар залында районның социаль тармагы эшчәнлеге буенча очрашу булды. Аксубай социаль яклау...

Аксубай районында ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш сәфәре белән булып китте.


Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов озатуында Эльмира Зарипова берничә объектта булып, хезмәт коллективлары, гражданнар, район кешеләре белән очрашты.
Аксубай муниципаль районының утырышлар залында районның социаль тармагы эшчәнлеге буенча очрашу булды. Аксубай социаль яклау бүлеге эшенә анализ ясап, Эльмира Әмир кызы хезмәт эшчәнлегенең яхшы якларын билгеләп үтте һәм шуның белән беррәттән хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү кирәклеген ассызыклады. ТР хезмәт һәм мәшгульлек министры шулай ук социаль объектлар эшчәнлегенә тукталды, өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарга хезмәт күрсәтүгә яңалыклар кертергә кирәклегенә басым ясады.
Министрлык җитәкчесе Иске Татар Адәмсуы авыл җирлегендә халык җыенында катнашты. Авыл җирлеге халкы алдында чыгыш ясап, республикада, атап әйткәндә, безнең районда күзәтелгән позитив үзгәрешләрне билгеләп үтте.
-Сезнең районга килгән саен ниндидер яңалыкка тап булам. Аксубай көннән-көн матурлана бара. Яңа объектлар - ФАПлар, балалар бакчалары, мәдәният учаклары ачыла, юллар төзелә. Тормыш шартлары яхшыра. Бары тик сезнең актив тормыш алып баруыгыз, нәтиҗәле хезмәт куюгыз гына мөһим, шул вакытта сезне борчыган проблемалар да хәл ителәчәк,-диде ул.
Эльмира Зарипова Иске Татар Адәмсуы авылы кешеләренең гражданнарны социаль тәэмин итүгә кагылышлы сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев