Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мини-футбол чикләрен киңәйтә

Аксубайда кызлар арасында мини-футбол буенча ТР Беренчелегенең финал уеннары үтте. Ярышларда республиканың иң яхшы 13 хатын-кызлар футбол командасы катнашты. Шул исәптәп, тренер Валерий Павлов җитәкчелегендәге Аксубай командасы. Әлеге дружина исәбендә төбәк, республика ярышларында җиңүләр һәм призлы урыннар бар. Өч көн дәвамында җанатарлар, зур кызыксыну белән, Татарстанның танылган футбол командалары арасындагы...

Аксубайда кызлар арасында мини-футбол буенча ТР Беренчелегенең финал уеннары үтте.

Ярышларда республиканың иң яхшы 13 хатын-кызлар футбол командасы катнашты. Шул исәптәп, тренер Валерий Павлов җитәкчелегендәге Аксубай командасы. Әлеге дружина исәбендә төбәк, республика ярышларында җиңүләр һәм призлы урыннар бар. Өч көн дәвамында җанатарлар, зур кызыксыну белән, Татарстанның танылган футбол командалары арасындагы ярышларны күзәттеләр.
Очрашулар өч төркемдә үтте. Аксубай кызлары Казанның "Трудовые резервы" командасы белән бик шәп уен күрсәттеләр. Исәпне Ангелина Мокеева ачты. Аның "җиңел кулы" белән көндәшләре капкасына туп тагын дүрт тапкыр керде. Яр Чаллы-2 командасы белән очрашуда да кызларыбызга уңыш елмайды. Әлеге матч 3:0 исәбе белән тәмамланды. Аннан соң, Казан шәһәренең Вахитов районы командасын 0:1 исәбе белән җиңеп, аксубайлылар финалның дүрттән беренче өлешенә чыктылар. Мәйданда Бөгелмә командасы балән очрашу да җиңү китерде: исәп 3:0. Ярымфиналда Аксубай дружинасы Яр Чаллы шәһәренең "Заря" командасы белән очрашты. Тик монда кызларны уңышсызлык көткән икән. Футболчыларның бөтен һөҗүмнәренә Яр Чаллы спортчылары ышанычлы рәвештә каршы тордылар һәм безнекеләрдән көчлерәк булып чыктылар. Автошәһәр вәкилләре безнең капкага җавапсыз ике туп кертә алдылар.
Республика Беренчелеге финалының өченче көне аеруча мавыктыргыч үтте. Аксубай һәм Әлмәт командалары арасындагы өченче урын өчен көрәш аеруча киеренке булды һәм тамашачылар игътибарын үзенә җәлеп итте.
Уен барышында трибунадан җанатарларның "җиңү" дип кычкырган тавышлары еракка ишетелде. Ә инде кырда уен кызганнан-кыза барды. Көндәшләрнең көчләре тиң иде. Ике яктан да капкага туп кермәде. Ниһаять, матч тәмамлануга 50 секунд калгач, Альбина Тихейкина өзелеп көткән тупны әлмәтлеләр капкасына кертте. Бу гол безнең команданы өченче позициягә чыгарды. Югарыда атап үткән исемнәрдән тыш, ярышларда безнең район данын Галина Мулеева, Эльмира Шәехнурова, Зилә Исмәгыйлева, Ангелина Егорова һәм команда капитаны - капкачы Наталья Анашкина яклады.
Беренче һәм икенче урыннар өчен Яр Чаллының "Заря" һәм Казан командалары киеренке көрәш алып бардылар. Беренчелек финалы әнә шулай төгәлләнде: 1 урында - Яр Чаллы, икенчедә - Казан шәһәренең Вахитов районы ДЮСШ, өченчедә - Аксубай командалары.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы рәвештә үтте.
-Киләчәктә дә җиңүләр күбрәк булсын, - дигән теләкләрен җиткерде футболчы кызларга район башлыгы Камил Гилманов.
Район җитәкчесе һәм ярышларның баш хөкемдары, ТРның мини-футбол комитеты рәисе Сергей Рожков җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, грамоталар тапшырдылар. Командаларның иң яхшы уенчылары да истәлекле бүләкләргә лаек булдылар, шул исәптән безнең Ильвира Салахова да.
Ярышта катнашучыларны эчке эшләр бүлеге ветераннары президиумы әгъзасы Ирек Салахов та котлады.ОВДның ветераннар оешмасы исеменнән ул һәр командага "татлы" призлар тапшырды.
-Спортчыларның әйбәт әзерләнүләрен билгеләп үтәргә кирәк, - дип әйтте ярышларның баш хөкемдары Сергей Рожков. - Тренерларның максатчан эш алып баруы күренеп тора. Аксубайда ярышларны без беренче тапкыр гына үткәрмибез. Алар һәрвакытта да лаеклы, оешкан төстә үтә. Ярышта катнашучыларга уңайлы булсын өчен, барысы да уйлап эшләнгән. Шулай җылы кабул итүләре өчен, аксубайлыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев