Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Милли бәйрәмнәр берләштерелә

Аксубай мәйданында 9 июль көнне яраткан халык бәйрәмнәре Сабантуй һәм Уявны берләштергән бәйрәм уздырылачак. Район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек һәм районның Чуаш милли-мәдәни автономиясе советының ашыгыч утырышында шундый карар кабул ителде. Алдан Уяв бәйрәме Сергеевка авылында үткәрелер, дип планлаштырылган иде. Сабантуйны бәйрәм итү датасы күчерелү сәбәпле, ике зур гомумрайон бәйрәмен берләштерергә кирәк,...

Аксубай мәйданында 9 июль көнне яраткан халык бәйрәмнәре Сабантуй һәм Уявны берләштергән бәйрәм уздырылачак.
Район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек һәм районның Чуаш милли-мәдәни автономиясе советының ашыгыч утырышында шундый карар кабул ителде. Алдан Уяв бәйрәме Сергеевка авылында үткәрелер, дип планлаштырылган иде. Сабантуйны бәйрәм итү датасы күчерелү сәбәпле, ике зур гомумрайон бәйрәмен берләштерергә кирәк, дигән карар кабул ителде.
Бәйрәм 9 сәгать 30 минутта башланачак. Бәйрәмне тантаналы ачыш һәм кыр хезмәтчәннәрен бүләкләгәннән соң, мәйданда Уяв әйлән-бәйләннәре үтәчәк. Кече сәхнәдә "Чуаш гүзәле" бәйгесе узачак. Халык уеннары әйлән-бәйләннән соң оештырылачак. Спорт сөючеләр ат чабышлары һәм традицион көрәш белән хозурлана алачак. Чуаш эстрадасының атаклы артистлары катнашында концерт программасы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев