Медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Пациентларга карата игътибарлы, югары һөнәри әзерлекле һәм шәфкатьле булганнары өчен Аксубай районы медицина хезмәткәрләре бүләкләнде. Гомуми практика табибы Әнисә Әбраровага Татарстан республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Балалар табибы Лилия Рәхимова һәм хирургия кабинеты шәфкать туташы Халисә Ганиева Министрлыкның Рәхмәт хатыына лаек булдылар. Аксубай район башлыгы имзасы куелган Мактау...
Пациентларга карата игътибарлы, югары һөнәри әзерлекле һәм шәфкатьле булганнары өчен Аксубай районы медицина хезмәткәрләре бүләкләнде.
Гомуми практика табибы Әнисә Әбраровага Татарстан республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Балалар табибы Лилия Рәхимова һәм хирургия кабинеты шәфкать туташы Халисә Ганиева Министрлыкның Рәхмәт хатыына лаек булдылар. Аксубай район башлыгы имзасы куелган Мактау грамотасы балалар табибы Тәнзилә Исламгәрәевага тапшырылды. Акушерка Надежда Макарова, Иске Ибрай ФАП акушеркасы Асия Әхмәтсафина, Яңа Ильдеряк ФАП мөдире Зоя Тимошкина Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев