Май чабу бәйрәмен һәм кышны озаттылар
Аксубайда Май чабу бәйрәмен районның төп мәйданында җырлап-биеп, күңелле итеп билгеләп үттеләр. Бирегә йөзләгән кеше җыелды, балалар да, яшьләр дә, онык-оныкчыкларын иярткән өлкәннәр дә бәйрәмнән читтә калмаган. Май чабу бәйрәме атнасында белен пешереп, кунакка йөрү йоласын һәркем яхшы белә. Ә соңгы көн - кичерү, гафу итү якшәмбесендә менә ничәнче ел...
Аксубайда Май чабу бәйрәмен районның төп мәйданында җырлап-биеп, күңелле итеп билгеләп үттеләр.
Бирегә йөзләгән кеше җыелды, балалар да, яшьләр дә, онык-оныкчыкларын иярткән өлкәннәр дә бәйрәмнән читтә калмаган. Май чабу бәйрәме атнасында белен пешереп, кунакка йөрү йоласын һәркем яхшы белә. Ә соңгы көн - кичерү, гафу итү якшәмбесендә менә ничәнче ел рәттән кешеләр бер-берсеннән кичерү сорау, коймактан авыз итү, Май чабу бәйрәмен һәм кышны озату өчен үзәк мәйданга җыела.
Әйе, салкын кышны без шаян җырлар җырлап, әйлән-бәйлән уйнап, капчык белән бәрешү, канат тарту, таудан шуу кебек уеннар белән озатабыз.
-Май чабу бәйрәме кышның тәмамлануын гәүдәләндерә. Хәер быел кыш җылы булды, шулай да кар явып сөендерде, димәк киләсе уңыш астына дым җитәрлек. Бүгенге кояшлы көндә язны каршылап без алдагы көннәргә яхшы өметләр баглыйбыз - беренче чиратта, чәчүне уңышлы һәм вакытында үткәрергә язсын, яз муллык алып килсен, районның барлык тармакларында хезмәт куючыларга уңышлар юлдаш булсын, - дип сәхнәдән котлау сүзләрен халык күңеленә җиткерде район башлыгы Камил Гилманов. - Май чабу бәйрәмендә, уйнап-көлеп, шатланып күңел ачыгыз! Мин дә барыгыздан да кичерү сорыйм.
Беренче тапкыр төп сәхнәдә Май чабу бәйрәменә атап ясалган "Май чабу бәйрәме әйлән-бәйләне" сыннары бәйгесе үтте - әлеге күз явын алырлык костюмнар кигән, озын толымлы "гүзәлкәйләрне" аксубайлылар, белем бирү учреждениеләре, оешмалар ясаган. Район башлыгы билгеләп узганча, курчаклар районның - рус, татар, чуаш хатын-кызлары образларын чагылдырган.
Бәйгедә беренче урынны берьюлы берничә сын тәкъдим иткән - Аксубай универсаль технологияләр техникумына, икенче урын - үзәк китапханәгә, өченче урын Аксубайның өченче санлы урта мәктәбенә бирелде. Җиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырылды.
Ә халык рәхәтләнеп күңел ачты - районның төп мәйданында алма төшәрлек тә урын юк иде. Районның мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән бәйрәм бик шәп килеп чыкты. Монда, һәрвакыттагыча, рус, татар, чуаш җырлары һәм биюләре тәкъдим ителде, чибәр кызлар беленнән авыз итәргә чакырдылар.
Май чабу бәйрәменә хас әйлән-бәйлән чараның төп асылы булды - ул мәйдан буйлап җәелеп, бар халыкны үзенә сыендырды. Универсаль технологияләр техникумы самавыр кайнатып, тәм-томнар белән сыйлады, шашлык сату да оештырылган иде.
Төрле уеннарда көч сынашып, Кыш барыбер Язга юл бирде. Май чабу бәйрәме карачкысын яндыру бәйрәмнең тәмамлану мизгеле булды. Сынамыш буенча, аны күңелле итеп үткәрүчеләрнең елы да уңышлы булачак. Шулай ук кыш озату бәйрәмендә салкын һава торышы булуы уңышның мул булачагы турында хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев