Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәктәп яны лагеренда һәр көн шатлыклы вакыйгалар белән уза

Иске Ибрай урта мәктәбе каршындагы ял лагеренда һәр көн аерым темага багышлана.

Әгәр анда беренче көн Бөтендөнья балаларны яклау көненә туры килгән булса, икенче көн спорт бәйрәме буларак узды. Балалар ярышларда һәм бәйгеләрдә катнашып, үзләренең сәламәт яшәү рәвеше яклы булуларын исбатладылар. Иртән балалар якындагы урманга походка чыктылар, чөнки көннең темасы – «Урман – безнең байлыгыбыз» дип аталды. Чара кысаларында тәрбиячеләр урманның үсемлеклщр дөньясын өйрәнү белән беррәттән, Иске Ибрай урманчылыгы хезмәткәрләре белән очрашуны да күздә тоттылар.

Мәктәп укучылары, волонтерлар буларак, һәрвакыт «Татарстанның чиста урманнары», «Агач утырт» һәм төп байлыгыбызны арттыруга юнәлдерелгән башка акцияләрдә актив катнашалар. Иске Ибрай урта мәктәбе укучылары шулай ук урманда ут күргәндә нинди чаралар күрергә икәнен беләләр.

Ә алда – яңа чаралар, яңа шатлыклар белән тулган каникул көннәре. Тәрбиячеләр, фантазия һәм тәҗрибәләрен эшкә җигеп, балалар өчен барысын да эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев