Кышкы балык тотарга яратучы-аксубайлыларга бозда сак булырга кирәк
Бу хакта район коткаручылары кисәтә.
Балыкчылар боз өстендә бораулап ясаган тишемнәр куркыныч тудыра. Шулай ук, аеруча кар сулары агып төшкән урыннарда һәм җир астыннан су бәреп торган урыннарда боз үзе дә куркыныч.
Күпләп кар яву да шулай ук куркыныч. Коткаручылар аңлатканча, кар авырлыгы белән боз сыгыла, хәтта ярыклар барлыкка килергә мөмкин. Өстендә калын кар катламы яткан су туңмаска да мөмкин.
Февраль-март айларында күпләр чаңгыда, кар машиналарында йөрергә яраталар, күпләр, җил юк дип, елга уртасын сайлый. Хәрәкәт иткән вакытта куркыныч урынны белү бик кыен. Бозга чыкканчы, аны игътибар белән тикшерергә кирәк, бигрәк тә сез тимераякта, чаңгыда шуарга яисә кар машинасында йөрергә карар кылгансыз икән. Боз ныклыгын бернинди очракта да аяк белән тибеп тикшерергә ярамый – ул ярылырга, ә сез уңышсызлыкка дучар булырга мөмкинсез. Һәм һич кенә дә балаларны үзләрен генә бозга җибәрергә ярамый. Балалар уенга бирелеп, куркынычны күрми дә калырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев