Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күркәм традиция буенча янгын сүндерү җиңсәләреннән су белән коендырып озаттылар

Аксубай янгын сүндерү бүлегендә эчке хезмәт подполковнигы Рөстәм Гафиятовны лаеклы ялга озаттылар.

Хезмәттәшләрен лаеклы ялга озатырга бина каршында ялтырап торырлык итеп юылган янгын сүндерү машиналары җирлегендә янгын сүндерү частеның бөтен шәхси составы җыелды.
– Рөстәм Хафиз улы янгынга каршы хезмәткә 2002 елның маенда килә. Инспектор вазифасына стажердан алып районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасарына кадәр юл үтә. Хезмәт вакытында үзен грамоталы, профессиональ әзерлекле, дисциплиналы һәм җаваплы хезмәткәр итеп күрсәтте. Хезмәттәшләре арасында лаеклы хөрмәт һәм абруй казанды, – дип тасвирлады подполковник Гафиятовны Аксубай янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов.
Хезмәттәшләре исеменнән ул, хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, тантана гаеплесенә бүләкләр тапшырды.
Игелекле хезмәтләре һәм дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге өчен Рөстәм Гафиятов адресына район башлыгы Камил Гилмановтан мактау сүзләре яңгырады.
– Сезнең эшегез гектарларда, центнерларда һәм башка үлчәмнәрдә бәяләнми. Сезнең бурыч – янгыннарда һәм гадәттән тыш хәлләрдә кешеләрнең һәлак булуына юл куймау һәм коткару буенча дөрес профилактик эш. Эштә Сез һәрвакыт таләпчән булдыгыз, сезнең төп принцибыгыз – объектларда янгынга каршы куркынычсызлыкның барлык чараларын төгәл үтәү. Район башлыгы Камил Гилманов Рөстәм Гафитовның хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм аңа район хакына күпьеллык намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Хезмәттәшен лаеклы ялга озатырга аның остазы – отставкадагы эчке хезмәт полковнигы, янгын частенең элеккеге җитәкчесе Әхтәм Насртдинов та килде. Ул 21 ел элек үзенең кабинеты бусагасында яшь егетнең пәйда булын, үзен таныштырып, сүзне кыска тотып: сездә эшләргә теләр идем, дигәнен искә алып сөйләде. Ветеран яңа хезмәткәрнең эштә җаваплы булып чыгуын һәм үзенә йөкләнгән ышанычны аклавын билгеләп үтте.
Җавап сүзен алганнан соң, Рөстәм Гафиятов, беренче чиратта, остазга эшендә акыллы тәрбия, кырыс дисциплина өчен рәхмәт белдерде.
– Эшкә килгәч, 2003 елда без 68 янгын сүндерүдә катнаштык, ул елны сигез кеше һәлак булды, биш кеше зыян күрде. Соңгы ун елда без елны 30-38 янгын белән ябабыз, кайсыбер елны һәлак булучылар теркәлми. Бу безнең дә казанышыбыз, һәм шулай ук халыкның да, район җитәкчелегенең дә аңлавы бар. Әгәр бер инспектор гына эшли икән, профилактик эш нәтиҗә бирми, бу һәркемнең үзара хезмәттәшлеге, – дип билгеләп үтте Рөстәм Гафиятов.
Рөстәм Гафиятов үзе дә хезмәт елларында күп кенә коллегалары, шул исәптән күрше районнардагы хезмәттәшләре өчен дә остаз була. Бу хакта Чирмешән янгын сүндерү часте җитәкчесе Фәрит Яруллин сөйләде.
Ә янгын сүндерү часте коллективы подполковник Гафиятовны күркәм традиция буенча озатты. Башта барысы да бергә истәлеккә фотога төштеләр, ә аннары, шәхси составның көчле алкышлары һәм сиреналар тавышы астында янгын сүндерү җиңсәләреннән су белән коендырдылар. Һәм шуннан соң, машинага утыртып, сиреналарны кабызып, өенә кадәр озаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев