Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Котыру авыруы расланды

Аксубай районында терлекнең котырудан һәлак булу очрагы теркәлде. Бу хакта авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре һәм ТР Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнарындагы төбәк бүлеге җитәкчесе Дилүсә Әндәрова катнашында үткәрелгән киңәшмәдә дә сөйләнде. 26 июньдә Иске Мокшинода "Сөт иле Аксу" агрофирмасы "МЮД" бүлегендәге 3 нче бригадасының, җәйге лагеренда...

Аксубай районында терлекнең котырудан һәлак булу очрагы теркәлде.



Бу хакта авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре һәм ТР Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнарындагы төбәк бүлеге җитәкчесе Дилүсә Әндәрова катнашында үткәрелгән киңәшмәдә дә сөйләнде.


26 июньдә Иске Мокшинода "Сөт иле Аксу" агрофирмасы "МЮД" бүлегендәге 3 нче бригадасының, җәйге лагеренда тана һәлак була. Хезмәткәрләр, үлемнең сәбәбе котыру авыруыдыр, дип шикләнәләр.


-Җәйге лагерьда тагын дүрт мөгезле эре терлек һәлак була, беренче факт расланды, өчесе - әлегә юк, бер терлекнең биоматериалы Республика ветеринария лабораториясендә тикшерелә, - диде Дилүсә Әндәрова.


Җәйге лагерьда котыру авыруының таралуына чик кую өчен бөтен чаралар күрелә. Лагерьда эшләүче өч кеше һәм мал табибы тикшерү үттеләр, хәзер котыру авыруыннан вакцинация курсы узалар.


Район башлыгы Камил Гилманов килеп туган хәлнең борчулы булуын билгеләп үтте. Ул, район территориясендә котыру авыруының таралуына чик кую максатларында, районның ветеринария һәм медицина хезмәткәрләренең нинди эш башкарулары турында хисап тотуын сорады.
-Барлык мал табибларына да прививка ясалды, районга терлекләрне вакцинацияләү өчен өч мең антирабик вакцина кайтарылды, Мюд авыл җирлеклегендә шәхси сектордагы барлык терлекләргә дә вакцина ясалды, шул исәптән этләргә дә, - дип ышандырды районның баш мал табибы Сәмигулла Мостафин.


Районның баш табибы урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, Аксубай район шифаханәсендә халык өчен антирабик вакциналар запасы җитәрлек күләмдә.


Баш мал табибы хәбәр итүенчә, көтүгә котырган төлке үтеп кергән, чөнки бу Аксубай районы территориясендә котыру авыруы йоктыруның җиденче очрагы. Роспотребнадзор район ветеринария хезмәте белән тыгыз элемтәдә эшләгән. Авыру таралу үзәге билгеләнгән, җирлек эшкәртелгән һәм калган терлекләр, хезмәткәрләр, район халкы арасында авыру таралмасын өчен бөтен чаралар да күрелгән.


Килеп туган хәлгә анализ ясап, белгечләр республикада котыру авыруының тарала баруын билгеләп үттеләр. Узган елда хайван тешләүдән зарланып, 41 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, быелның алты аенда ул 46 санга җиткән. Сүз уңаеннан, һәр мөрәҗәгать итүче - куркыныч тудыру зонасына керә, чөнки авыру таралтуга хуҗасыз этләр һәм төлкеләр сәбәпче булып тора. Моңа өстәп, тешләү мәҗбүри түгел, авыру селәгәй аша да үтеп керә ала.
Котыру - дәваланмый торган авыру. Аның нәтиҗәләреннән ашыгыч медицина ярдәме һәм тулы прививка курсы гына коткара ала. Авыруның көчәю чоры бер елга кадәр дәвам итәргә мөмкин.


Бүгенге көндә котыру авыруыннан саклану өчен торак пункт территорияләрендә йөргән хуҗасыз этләр һәм урманнан төшкән төлкеләр белән көрәшү иң нәтиҗәле ысул булып тора. Әгәр дә аучыларга торак пункт чикләрендә төлкеләрне атарга яраса, этләрне исә - юк. Хәзер этләрне тотып алып, махсус биналарда тәрбияләү генә рөхсәт ителә. Татарстан Республикасы ел саен хуҗасыз этләрне асрау өчен субвенцияләр бүлеп бирә, тик бу сумма һәр районда этләр приюты тотуга җитми. Безнең районда Самара шәһәрендәге питомник хезмәткәрләре хуҗасыз этләрне тоту белән шөгыльләнә. Әмма районның авыл җирлеге башлыклары аңлатуынча, кыргый этләр саны артканга кешеләр үзләре сәбәпче - алар, кызыгып, эт балалары алалар, ә аннан соң, кирәкмәгәч, урамга чыгарып җибәрәләр.

Аксубай районы дәүләт ветберләшмә җитәкчесе Сәмигулла Мостафин:
- Районда котыру авыруы буенча киеренке хәл килеп туды. Агымдагы елда авыруның җиде очрагы лаборатория тикшеренүләре нигезендә расланды - 2 се мөгезле эре терлек, 2 се эт, 3 се төлкеләр. Авыру таралуның төп сәбәбе табигый, аны кыргый җәнлекләр, нигездә төлкеләр китереп чыгара. Бары тик төлкеләр һәм кыргый этләрнең санын контрольдә тотып кына әлеге мәсьәләне тамырдан үзгәртү мөмкин. Әгәр дә 4-6 кв. метрга бер генә төлке калса, котыру авыруы кимиячәк һәм таралмаячак. Хуҗасыз этләр проблемасын да хәл итәргә кирәк. Котыру авыруын кисәтү максатларында районда өч айдан өлкәнрәк булган шәхси һәм җәмәгатьчелек секторындагы барлык авыл хуҗалыгы терлекләренә прививка ясыйлар. Бу исә 16 мең баш мөгезле эре терлек, 2 мең баш вак терлек һәм 200 баш ат.


Р.S. Районның ветеринария берләшмәсендә хәбәр итүләренчә, дүртенче кварталда, кабул ителгән план нигезендә, шәхси сектор өчен котыру авыруыннан вакцина кайтарылачак - мал табиблары районның барлык торак пунктларына график буенча барып, йорт хайваннарына прививка ясаячаклар, шул исәптән, этләр һәм песиләргә дә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев