Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кешеләргә юллар кирәк

Аксубайда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдиновның гражданнарны кабул итүе оештырылды. Аны депутат ярдәмчесе Диләрә Фәрәхиева алып барды. Бу җәйге чорда депутатлар китеп торган парламент каникулларыннан соң беренче очрашу булды. Депутатка район гражданнары җитди сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар бюджет өлкәсендә эшләүченең гаиләсен торак белән тәэмин итүгә, Савгач авылында, шул...

Аксубайда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдиновның гражданнарны кабул итүе оештырылды.



Аны депутат ярдәмчесе Диләрә Фәрәхиева алып барды. Бу җәйге чорда депутатлар китеп торган парламент каникулларыннан соң беренче очрашу булды.
Депутатка район гражданнары җитди сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар бюджет өлкәсендә эшләүченең гаиләсен торак белән тәэмин итүгә, Савгач авылында, шул исәптән район үзәгенең Войкова урамында күпер төзелешенә бәйле социаль проблемаларга кагылды.


Мөрәҗәгатьләрнең күбесе, кабинеттан чыкмый гына, телефон трубкасын күтәреп, урында ук хәл ителде. Депутат сүзләренә караганда, урыннарда хакимиятләр, әйтик шул ук юл төзүдә, ярдәм итәргә әзер, ләкин бит барысы да беренче чиратта акчага бәйле, аларны район һәрвакытта да күтәрә алмый. Шулай булуга да карамастан, барлык мөрәҗәгатьләр дә, мөмкинлектән чыгып хәл итүгә өмет уятып, депутатның шәхси күзәтүе астына алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев