Бүген Аксубай электр челтәрләре коллективы һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Аларның бәйрәмнәре елның иң кыска көненә - 22 декабрьгә туры килә.
Аксубай районы электр челтәрләре 1968 елда оеша. Моңа кадәр районга Чистай электр челтәрләре хезмәт күрсәткән. 1968 елдан алып 1974 елга кадәр Аксубай электр челтәрләре Нурлат составына керә. 1975 елдан алып...
Бүген Аксубай электр челтәрләре коллективы һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Аларның бәйрәмнәре елның иң кыска көненә - 22 декабрьгә туры килә.
Аксубай районы электр челтәрләре 1968 елда оеша. Моңа кадәр районга Чистай электр челтәрләре хезмәт күрсәткән. 1968 елдан алып 1974 елга кадәр Аксубай электр челтәрләре Нурлат составына керә. 1975 елдан алып бүгенге көнгә кадәр ул Чистай электр челтәрләре филиалы булып тора. 1975 елда Аксубай РРЭСны Николай Пвлов җитәкли. 1979 елда предприятиене Николай Казаков җитәкли. Бүген коллектив Марат Сруретдинов кулында.
Дүрт дистә ел эчендә район электр хезмәткәрләре һөнәри осталар буларак җитештеләр - бүген алар эшләрне хәтта киеренкелек астында да башкара алалар, шулай ук Аксубай бүлгеч челтәрләр базасы да ныгыды - ул Татарстанда заманча корылган һәм куәтле оешмаларның берсе.
Ничек кенә булмасын, алар алдында элеккеге кебек кулланучыларны электр белән ышанычлы, сыйфатлы һәм өзлексез тәэмин итү бурычы тора.
- Безнең коллективта 55 кеше эшли, - дип сөйли предприятие җитәкчесе, Татарстанның атказанган энергетигы Марат Сруретдинов. - Без халыкка, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнәбез, өч - Аксубай, Тимошкино, Ибрай подстанцияләре безнең карамакта, һәм дүртесе чиктәш районнарда.
Аксубай электр челтәрләре 0,4 кВ линиясе буенча - 632 километр һәм 6/10кВ линиясе буенча 629 километр электр челтәрләренә хезмәт күрсәтә.
Соңгы ун елда районның энергетика тармагы район урамнарын яктырту, иске үткәргечләрне алмаштыру буенча яңа алымнарны кулланып эшли, изоляцияләнгән электр линияләрендә (СИП) яңа түбән вольтлы электр линияләре үткәрелгән, подстанцияләр төзелә, энергетиклар электр тапшыргычларга яңа объектларны тоташтыру белән мәшгуль. Быелгысы елда да үзгәртеп кору эшләре башкарылган - Яңа һәм Иске Ибрай авылларында искеләре алмаштырылган, өстәмә подстанцияләр урнаштырылган, Аксубайда электр челтәрләре үзгәртеп корылган - җир өсте кабельләрен җир асты үткәргечләренә алмаштырганнар, электр линияләренең бер өлешен яңа изоляцияләнгән үткәргечләргә, бер өлешен кабель челтәрләренә алмаштырганнар.
2017 ел ЧЭС өчен күп кенә эре проектларны уңышлы гамәлгә ашыру елы булды. Агымдагы чорда да өч электр линиясен ремонтлау буенча зур эш күләме башкарылды - Кисада, Васильевкада ышанычлылыкны арттыру өчен өстәмә кошларны саклау җайланмалары урнаштырылды. Быел электр линияләренең кайбер участокларында зыян килгән урыннарны билгеләү мөмкинлеге биргән кыска ялганыш индикаторлары урнаштырдылар, бер участок сафтан чыкканда икенче электр линиясенә тоташу мөмкинлеге биргән кабызгычлар куйдылар.
Предприятиенең материаль-техник базасы да ныгый - быел бораулау-кран һәм яңа ВАЗ машинасы сатып алганнар, 2018 елда предприятиенең автопаркын изоляцияләнгән звено белән яңа электр вышкасы тулыландырачак. Киләсе елга Д.Бедный, Набережная, Сөлчә урамнары кергән объектларны үзгәртеп кору эшләре билгеләнгән.
Аксубай энергетиклары узган ел яңа - киеренкелек астында эшләү төрен үзләштерделәр. Бу нисбәттән 9 белгеч укулар үткән, алар электр энергиясен сүндермичә түбән киеренкелектәге линияләрдә эш башкарырга сәләтле, хәзерге вакытта югары вольтлы линияләрдә - 10000 В киеренкелеге астында эшләү өчен бригада укулар үтә. Районның баш энергетигы сүзләренә караганда, электр тәэмин ителешен сүндермичә, электр линияләрендә эш башкару буенча Татарстан пилот проект булды.
Аксубай электр челтәрләре Татарстанда башкарылган эш күләме һәм сыйфат буенча алдынгы һәм үрнәк предприятиеләрнең берсе генә булмады. Аксубай энергетиклары - хәзерге заман Кулибиннары. Предприятие базасында гадәттән тыш хәлләрдә эшләү өчен тулысынча җиһазланган һәм адаптацияләнгән күчмә машина эшләнгән - бу эшләнмәне үз исемнәренә беркеткәннәр һәм бүген Татарстанның барлык энергетика тармагы аны эштә уңышлы куллана.
Җитәкче Аксубай челтәрләренең күп кенә эшләнмәләренең шулай ук хуплау табуы һәм аларның башка районнардагы коллегалары тарафыннан уңышлы кулланылуы хакында да тыйнак кына белдерде.
Марат Рәхимҗан улы предприятиенең уңышларга ирешүе - ул һәр бүлекчәдә хезмәт куйган хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы, дип катгый билгеләп үтте. Һәр көнне 15 кеше тәүлек әйләнәсе хезмәт куя, кулланучылар белән эшләү буенча пункт тармагы "бер тәрәзә" принцибы буенча оештырылган, ә бу клиентларның вакытын янга калдыра.
Һөнәри бәйрәм алдыннан ул тармакның һәр хезмәткәрен мактау сүзләре белән телгә алды. Аларның күпчелеге һөнәри бәйрәм көнне тармак үсеше хакына озак еллар фидакарь хезмәт куйганнары өчен лаеклы бүләкләр алачак.
Бүләкләнүчеләр арасында - энергетика җиһазларын эксплуатацияләү буенча техник Екатерина Капитонова (тармакта 1989 елдан бирле эшли) да бар, аңа "Челтәрләр компаниясе" ААҖнең Мактаулы хезмәткәре билгесе тапшырылачак. Күчмә бригада электрчы-операторы, 30 еллык хезмәт стажы булган Анатолий Горбатовны Россия Федерациясенең Энергетика министрлыгы Мактау кәгазе белән бүләкләячәкләр. Энергетика җиһазларын ремонтлау буенча участок мастеры Дмитрий Матюшкин хезмәте "Челтәрләр компаниясе" ААҖнең Рәхмәт хаты белән билгеләп үтеләчәк. Оператив-күчмә бригада электр монтеры Владимир Ермишкинга Чистай электр челтәрләре Мактау грамотасы тапшырылачак. Бүлгеч челтәрләрен эксплуатацияләү буенча электр монтеры Алексей Сандимиров исеме ЧЭСның Мактау тактасында лаеклы урын алачак. Диспетчер Алексей Пименов һәм электр монтеры Григорий Семенов район башлыгының Мактау грамотасына һәм Рәхмәт хатына лаек булачаклар.
Нет комментариев