Аксубай

Аксубай районы

Рус Тат
Яңалыклар

Кечкенә авылларның киләчәге зур

Районда җитәкчеләрнең кечкенә авылларда яшәүче халык белән очрашулары дәвам итә. Заря поселогы-районнан ерак урнашкан торак пунктларның берсе. Хуҗалыкларны бергә берләштергән чорда юкка чыккан поселоклар кебек, ул район картасыннан төшеп калмады. Ул вакытта поселоктагы мәктәпне, яңа гына эшләп киткән кибетне сүтеп алдылар, клуб бетерелде. Халык саны да билгеле күләмдә кимеде. Башка...

Районда җитәкчеләрнең кечкенә авылларда яшәүче халык белән очрашулары дәвам итә.


Заря поселогы-районнан ерак урнашкан торак пунктларның берсе. Хуҗалыкларны бергә берләштергән чорда юкка чыккан поселоклар кебек, ул район картасыннан төшеп калмады. Ул вакытта поселоктагы мәктәпне, яңа гына эшләп киткән кибетне сүтеп алдылар, клуб бетерелде. Халык саны да билгеле күләмдә кимеде. Башка күп кенә авыллардагы кебек, биредә дә үзләренең кече ватаннарына тугры кешеләр генә калды.
Кайчандыр перспективасыз дип табылган авылда соңгы ун ел эчендә тамырдан үзгәрешләр булды. Иске йортлар урынына яңа, кирпеч өйләр төзелгән, торакның 90 процентын яңа төзелешләр алып тора. Поселокка газ кертелгән, электртапшыргыч линияләр яңартылган. Элемтә дә җайга салынган, һәр өйдә телефон, интернет бар. Заряда 86 кеше яши, шуның чиреге-мәктәп укучылары, билгеле бер өлешне балалы яшь гаиләләр алып тора, өч гаиләдә тәрбиягә алынган биш бала тәрбияләнә. Савгач мәктәбенә укучыларны мәктәп автобусы йөртә. Әмма Урмандеевога, асфальтка кадәр җәяү барырга туры килә. Бу ара өч километр. Көзге-язгы һава торышын исәпкә алганда Заря балаларының авыр юл үтеп белемгә тартылуларын аңлыйсың. Менә шуның өчен район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин, авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Тимофеев, җирлекнең элеккеге башлыгы Валерий Николаев Заря поселогына килгәч, халык юл мәсьәләсен күтәрде. Әмма ул әлегә ачык кала бирә.
-Быел клуб төзү-район җирлегенең көченнән килә торган эш,-диде Камил Гилманов. - Су белән тәэмин итүдә дә ярдәм итәрбез. Булачак авыл клубы бинасында җирле фельдшерга зур урын бүлеп бирү планлаштырыла.
-Күздә тотылган бурычларны гамәлгә ашыргач, башка мәсьәләләргә алыначакбыз,-дип ышандырды район җитәкчесе.
Яңа Татар Адәмсуы авылында 60 кеше яши. Зарялылар белән чагыштырганда, биредә шартлар күпкә яхшырак. Иркен клуб бинасы бар, су белән тәэмин итү системасы үткәрелгән. Авыл халкы район җитәкчелеге белән очрашуда көнүзәк мәсьәләләрне күтәрделәр. Шулар арасында иң мөһимнәре-клуб бинасын, җирле медпунктны үзгәртеп кору һәм олы юлга кадәр юл салу. Район башлыгы Камил Гилманов һәм аның урынбасары Юныс Хәмидуллин, мәдәният бүлеге мөдире Евгений Мартынов белән авыл мәдәният йортын карадылар.
Кече Акташ поселогындагы авыл клубында район җитәкчеләрен ирле-хатынлы Ильиннар җырлап каршы алдылар. Кунакларга сүз бирер алдыннан Акташ кешесе Лидия Титова, мәктәп автобусы хәрәкәтен җайга салуда ярдәм иткәннәре өчен (әлеге мәсьәлә Урмандеево авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында күтәрелгән иде) аларга рәхмәт белдерде. Ул поселокка кадәр керә. Урамнарны кардан чистаркан өчен дә рәхмәт сүзләре яңгырады.
Камил Гилманов үз чыгышында, бүген авыллар яңара, халык матур тормышта яшәргә омтыла, дип билгеләп үтте. Алда булып үткән торак пунктлардагы кебек, моның өчен мөмкинлекләр бар, дип ассызыклады. Шуларның берсе-гаилә фермалары булдыру. Күпләрнең хуҗалыгында йорт тулы мал-туар, гаилә фермасы итеп теркәлү крестьян хуҗалыгына яхшы табыш китерер иде.
-Әлеге планда актив эшләүчеләргә һәрвакыт ярдәм күрсәтәчәкбез,-диде ул.
Акташ халкы клуб бинасын ремонтлап, җылылык үткәрү, җирле буаны төзекләндерү, поселокка асфальт юл салу үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Соңгысыннан кала барлык мәсьәләләр буенча да якын арада эшләр башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев