Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

КАС: кешеләр һәм дәүләт органнары өчен

15 сентябрьдән РФ суд производствосының административ Кодексы үз көченә керә. Әлеге документ нигезендә Югары суд һәм гомуми юридикция судлары, атап әйткәндә, хакимият органнарының бәхәсле норматив хокукый актларын, карарларны һәм гамәлләрне (йогынтысыз гамәлләрне), шулай ук физик затлардан салым түләттерү эшләрен караячак. Яңа кодексның процессуаль нечкәлекләренә тулысы белән төшенүне максат итеп куймасак...

15 сентябрьдән РФ суд производствосының административ Кодексы үз көченә керә.



Әлеге документ нигезендә Югары суд һәм гомуми юридикция судлары, атап әйткәндә, хакимият органнарының бәхәсле норматив хокукый актларын, карарларны һәм гамәлләрне (йогынтысыз гамәлләрне), шулай ук физик затлардан салым түләттерү эшләрен караячак. Яңа кодексның процессуаль нечкәлекләренә тулысы белән төшенүне максат итеп куймасак та, Аксубай районы хөкемдары Альбина Никитинадан бу турыда бераз сөйләп китүен үтендек.
-Альбина Валерьевна, административ суд производствосы Кодексының (алга таба - РФ КАС) төп положениеләре хакында, танышу кысаларында гади гражданнар да белергә тиеш.


-РФ КАС эшләнгәндә декларацияләнгән төп максат - ул гражданнарның һәм дәүләт органнарының административ процесста тигез хокуклылыгын тәэмин итү.


РФ КАСның күпчелек процессуаль кагыйдәләре РФнең гражданнар процессуаль кодексыннан алынган. КАС дәүләт һәм муниципаль органнарның, аларның урындагы кешеләре һәм хезмәткәрләренең норматив актларын, карарларын, эшләрен, (чара күрмәүләрен) бәхәсләшү кебек нормаларны берләштерде"; халык тарафыннан вәкаләтләр бирелгән коммерция булмаган оешмаларның, шул исәптән үзидарә оешмаларының да карарларын, эшләрен (яки чара күрмәүләрен) бәхәсләшү; физик затлардан мәҗбүри түләүләр һәм санкцияләр түләтү (мәсәлән, салым); сайлау хокукларына һәм референдумда (алда - сайлау хокуклары) катнашу хокукын яклау; нигезле срокка суд производствосы хокукларын бозган өчен компенсация билгеләү яки нигезле срокка суд акты үтәлешен башкару хокукын яклау; иҗтимагый берләшмәләр, НКОлар эшчәнлеген туктату, гамәлдән чыгару, киртә кую, дәүләт реестрыннан алар турындагы мәгълүматларны алып ташлау, ММЧ эшчәнлеген туктату; департацияләүгә яки реадмиссиягә дучар булган чит ил гражданинын вакытлыча махсус учрежденияләрдә тору вакытын озайту; гражданнарны ирексез рәвештә медицина учреждениеләренә урнаштыру һәм башкалар.


-Яңа кодекска нинди яңалыклар кертелгән?


-Административ дәгъва гаризасына кагылышлы яңалык - судта административ эшләргә кагылышлы вәкил (ышанычнамә буенча) югары юридик белемгә ия булырга тиеш, әйтик, мондый дипломы булган генераль директор судта үз оешмасы исеменнән чыгыш ясый ала. Административ суд производствосы электрон документ әйләнешен дә рөхсәт итә, тик бу закон бер елдан соң - 2016 елның 15 сентябрендә генә гамәлгә керәчәк. Һәм эштә катнашучы затлар судка гаризаларны, үтенечнамәләрне, шулай ук административ эшне тикшерүгә бәйле башка документларны электрон төрдә юллый алачаклар Моннан тыш, Интернет челтәрендә судның рәсми сайтында урнаштырылган документлар формасын тутыру мөмкинлеге дә булачак. Процесста катнашучыларга, әлбәттә инде, аларның рөхсәте белән, СМС ярдәмендә хәбәр итү каралган. Административ суд производствосын гражданнар яки җинаять процессы белән чагыштырганда, суд процессын мәҗбүри рәвештә аудиа-язма ярдәмендә бөркетәчәкләр. Процесста катнашучы таләбе буенча аларның һәркайсы язма белән таныша һәм хәтта аның күчермәсен дә таләп итәргә хокуклы.


-Яңа кодекс Гражданнар кодексының шул ук маддәләре буенча каралган штрафлар күләмен арттыруны да үз эченә алганмы?


- Әйе, бу шулай. Яңа РФ КАСка нигезләнеп, суд тарафыннан суд процессында катнашучыларга карата бирелгән штрафлар күләме арта. Оешмаларга карата штрафлар күләме - 50 мең сумнан, урындагы затларга карата - 30 мең сумнан, гражданнарга карата 5 мең сумнан артмаска тиеш. Суд, мисалга, әгәр дә яклар эш алып баруда суд тикшерүенә вакытында әзерләнүдә каршылык күрсәтәләр икән, яки суд утырышында катнашу бурычы йөкләнелгән зат нигезсез сәбәпләр аркасында суд утырышына килмәсә, суд әлеге санкцияләрне кулланырга мәҗбүр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев