Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Истәлек шәмнәрен кабыздылар

25 март көнне "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә килеп чыккан янгында 64 кеше һәлак булды, шуларның 39ы - балалар һәм яшүсмерләр, тагын 3сенең яше билгеләнмәгән (28 мартка алынган мәгълүматлардан). Россия Президенты Владимир Путин 28 март көнен Гомумхалык матәм көне дип игълан итте. Аксубай да гомумроссия матәм акциясеннән читтә калмады. Кичке...

25 март көнне "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә килеп чыккан янгында 64 кеше һәлак булды, шуларның 39ы - балалар һәм яшүсмерләр, тагын 3сенең яше билгеләнмәгән (28 мартка алынган мәгълүматлардан).
Россия Президенты Владимир Путин 28 март көнен Гомумхалык матәм көне дип игълан итте.
Аксубай да гомумроссия матәм акциясеннән читтә калмады. Кичке сәгать 6да төп мәйданда Кемерово халкының зур кайгысын уртаклашу һәм бердәмлек йөзеннән һәлакәткә битараф булмаган бистә халкы җыелды. Кемдер бу хакта социаль челтәрләр аша белгән булса, кемгәдер хезмәттәшләре әйткән... Урамда салкын, җилле булуга да карамастан, коллективлары, гаиләләре һәм балалары белән мәйданга ашыктылар аксубайлылар.
- Мин дә читтә кала алмадым, чөнки үземнең дә ике балам бар, аларның яшьтәшләре янгында һәлак булган дип күз алдыма китерәм дә, йөрәк сыкрап куя, - дип сөйли яшь ана.
Балаларның һәм өлкәннәрнең кулларында зур шәмнәр, чәчәкләр, ак шарлар, уенчыклар. Фонтан комплексы мемориалга әйләнде. "Балалар, кичерегез безне", "Кемерово, без синең белән" - дигән язуларны алып килделәр үзләре белән аксубайлылар.
Митингта сүзләр күп булмады, мондый очракта ни дип әйтәсең инде... Россиялеләрнең бергә кичергән әрнүләре аңлатып бирә алмаслык. Барысы да тынып калдылар. Һәлак булучыларны Бер минутлык тынлык белән тагын бер кат искә алдылар. Аннан соң фаҗига корбаннары истәлегенә ак шарларны күккә очырдылар. Ә кешеләр мемориалга чәчәкләр, уенчыклар алып килә тордылар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев