Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Искеильдеряклыларга автомобиль бүләк иттеләр

ТР Дәүләт Советында ТР муниципаль Советы раслаган, Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтү алдыннан муниципаль берәмлекләр арасында һәр елны уздырыла торган республика смотр-бәйге лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Анда ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты. Бәйге Республика көнен билгеләп үтү алдыннан биш...

ТР Дәүләт Советында ТР муниципаль Советы раслаган, Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтү алдыннан муниципаль берәмлекләр арасында һәр елны уздырыла торган республика смотр-бәйге лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.



Анда ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.


Бәйге Республика көнен билгеләп үтү алдыннан биш ел рәттән уздырылды. Анда муниципаль берәмлекләр генә түгел, муниципаль учреждениеләр дә катнаша. Бәйге үткәрелгән чор дәвамында җиңүчеләргә 1100 дән артык машина бирелде. Быел бәйгегә 200 гариза тапшырылган булган.
Безнең Иске Ильдеряк авыл җирлеге дә җиңүчеләр арасында. Җирлек башлыгы Валерий Альметкин бәйгегә йомгак ясау чарасыннан яңа «Chevrolet Niva» автомобилендә кайтты.


-Бу машина - Республикадан бүләк, ә җирлекнең иң яхшы дип танылуы - ул барлык биләмә халкы тырышлыгы. Бездә халык бик актив, бердәм, - дип сөйли Валерий Кимович. - Бәйгедә сайлап алу гади генә түгел иде. Җирлек эше берничә билге буенча бәяләнде. Шуларның иң мөһиме - демография торышы. 2014 елда җирлек территориясендә 18 сабый дөньяга килгән. Салымнар җыемы исә икенче мөһим фактор булды - планда каралган 1 миллион 300 мең сум урынына 1 миллион 620 сум җыелды.

Иске Ильдеряк авыл җирлеге җиде -Иске Ильдеряк, Яңа Ильдеряк, Тарханка, Уткино, Иляшкино, Чуаш Енорускиносы, Калиновка авылларын үз канаты астына алган. Җирлек территориясендә 1505 кеше яши, 480 хуҗалык бар.

Иске Ильдеряк җирлегендә гражданнарның шәхси хуҗалыкларында терлекләр саны елдан-ел арта. 2014 елда сыерлар саны егерме башка арткан. Үзидарә җитәкчесе моны, барыннан да элек, дәүләтнең шәхси хуҗалыкларга ярдәме белән бәйли. Сөт җитештерү белән җитди шөгыльләнүчеләр дә бар. Әйтик, Александр Ижутов йортында - 11, Николай Зольниковныкында - 10, Юрий Докторовныкында 6 сыер асрала.


Бүген республика сыер сатып алган авыл кешеләренә өч мең сум күләмендә субсидия бирә. Шәхси йорт хуҗаларын район да хуплый - район җитәкчеләре гражданнар җыеннарында саву аппаратлары сатып алуга сертификатлар тапшырдылар. Сертификатны Юрий Докторов та алды. Николай Зольников аппаратны үзе сатып алган, әмма сумманың кырык процентын дәүләт финанслаган. Чиратта - Александр Ижутов.


Иске Ильдеряк үзидарәсе территориясендә һәр елны 360 квадрат метр торак файдалануга тапшырыла - халык төзелеш эшләрен актив алып бара.
Муниципаль берәмлекләр Советы бәйгедә биләмә территориясендә кылынган җинаятьләр, социаль-мәдәни, массакүләм спорт чаралары үткәрү процентын да исәпкә алган хәтта. Сүз уңаеннан, бер ел эчендә җирлек территориясендә мондый 36 чара үткәрелгән, ә җинаятьчелек дәрәҗәсе 0,01 процент тәшкил иткән.


Валерий Альметкин үзе дә сәламәт яшәү рәвеше яклы - җиңел атлетика, баскетбол, чаңгы спорты белән шөгыльләнә. Җирлек массакүләм чараларны үткәрүдә төрле яклап ярдәм күрсәтә.

Соңгы өч елда Иске Ильдеряк җирлегендә республика президент программалары кысаларында Чуаш Енорускиносы авылында модульле ФАП, Иске Ильдеряктә баскетбол-волейбол мәйданчыгы төзелгән, Иске Ильдеряк һәм Чуаш Енорускиносы мәктәпләре капиталь ремонтланган, Иске Ильдеряктә МФЦ төзелгән, Иске Ильдеряк-Яңа Ильдеряк-Чуаш Енорускиносы юлына асфальт җәелгән.

Моңа җавап итеп халык та авылны төзекләндерүгә бәйле эшләрдән читтә калмый. Май аенда җирлектә референдум уздырып, уртак мәнфәгатьләр өчен елына бер тапкыр һәр кешедән 200 әр сум акча җыярга карар кылганнар. Гражданнардан җыелган һәр бер сум өчен республика дүрт сум өсти. Бүгенге көндә җирлек бюджетында халыктан җыелган - 200 мең һәм 800 мең сум республика биргән акча бар. Халык әлеге миллион сум акчаның беренче чиратта нәрсә өчен тотыласын ачыклаган - ел азагына кадәр Яңа Ильдеряк зираты тулысынча төзекләндереләчәк, авыл эчендә урамнарга (һәр урамнан җыелган средстводан чыгып) юл салыначак һәм чишмә төзекләндереләчәк.


Искеильдеряклылар фондта калган сумманың киләсе елга күчәчәген беләләр, димәк, быел төзекләндерүгә тотылмаган акча 2016 елда урынлы хәл ителәчәк. Җирлек лидерлыкны бирергә җыенмый, алга таба да бәйгеләрдә катнашырга ниятли. Авыл кешеләренә урамнарны кардан чистарту өчен трактор да кирәк бит әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев