Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иртән фермага торып китәр өчен, чабаталарны киеп йоклый торган булган

Иске Ибрай авылыннан Сания Хәлиуллинага 90 яшь тулды

Сания Нигъмәтулла кызы колхозның дуңгызчылык фермасында егерме елдан артык эшли. Бу еллар аның автобиографиясендә иң авыр чор булса да, ул аларны сагынып искә ала. Ветеранының хезмәт кенәгәсендә кырык елдан артык стаж бар.

– 16 яшемнән дуңгыз фермасында эшли башладым, аннары сыерлар, сарыклар, бозаулар фермасына күчтем, – дип искә ала хезмәт ветераны. – Үз гомеремдә 22 ферма мөдире белән эшләргә туры килде, беркайчан да сүзгә килмәдек, бик ипле, җайлы эшләдек. Хезмәттән башканы белмәдек. Яшь чакта арып торасыңмени инде, эштән соң авылда яшьләр оештырган кичке уеннарга йөри идек. Кайткач, иртән фермага эшкә чыгып йөгерер өчен, чабаталарны төнлә мич башында киптереп, аякка киеп ята идем.

– Чыннан да, авыл хуҗалыгы сезнең кебек хезмәт ияләренең фидакарь хезмәте белән уңышлы барган, аның икътисады ныгыган, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов, тантана сәбәпчесен юбилее белән котлап.

Хезмәт ветеранын котларга бөтен авыл җыелган, чөнки ветеран әйтүенчә, аның туганнары һәм якыннары, җанга якын кешеләре күп. Җирлек башлыгы Мансур Минигулов та әбекәйне истәлеле бәйрәме белән җылы котлады.

– Сания Нигъмәтулла кызы игелекле кеше. Ул әти-әнисен кадер-хөрмәт күрсәтеп тәрбияләп, соңгы юлга озаткан. – Аннары апасы белән яшәделәр һәм менә инде ундүрт ел ул ялгызы гына яши.

– Мине ике социаль хезмәткәр, ике кызым тәрбияләп-карап торалар, алар минем өчен барысын да эшлиләр, аларга рәхмәтем чиксез. Күршем дә бик игелекле, ул да көн саен кереп хәлемне белеп йөри. Аллаһы Тәгаләгә шөкер, бер җирем дә авыртмый, дип әйтә алам, бары тик күзләремә операция генә ясаттым. Намаз укый алмасам да, минем көнем догада уза. Ходайдан тагын ун ел гомер, бир дип сорыйм әле, – ди көләч йөзле, жор телле Сания Нигъмәтулла кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев