Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ире һәрвакыт ышанычлы тыл булган

Карасу авылыннан Сәгыйдә һәм Зөлкәрнәй Галимҗановлар бер-берсенә терәк булып 66 ел бергә гомер итәләр.

Аларның гаилә бердәмлеге мәхәббәткә һәм бер-береңә хөрмәт күрсәтүгә нигезләнгән. Балалары да, оныклары да аларның шәхси үрнәгендә тәрбияләнгән.
Күптән түгел Сәгыйдә Сибгат кызы күркәм бәйрәме – 90 нчы туган көнен билгеләп үтте. Галимҗановларның якты, иркен, уңайлы һәм кунакчыл йортында без икенче тапкыр булдык инде. Бер ел элек гаилә башлыгы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде.
– Хөрмәтле Сәгыйдә Сибгат кызы, бүген сезне дә юбилеегыз белән котларга бик шатмын. Илебез өчен иң авыр чорда район, колхоз иминлеге хакына хезмәт куюыгыз өчен рәхмәт. Сез – оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз, авыл халкы өчен тырыш хезмәтчәннәр буларак та, матур балалар тәрбияләп үстергән тату гаилә буларак та үрнәк , – дип билгеләп үтте тантана сәбәпчесен күркәм бәйрәме белән кайнар котлап райрон башлыгы Камил Гилманов.
Юбилярны Карасу авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәхретдинов та җылы котлады һәм әбекәйгә авылдашларыннан да тәбрикләүләр җиткерде.
Әмма иң төп котлау һәм танылу сүзләре юбилярның тормыш иптәшеннән яңгырады:
– Безнең гаилә учагын саклаганың, тормыш юлының авыр минутларында янәшәдә булганың өчен рәхмәт, – дип рәхмәт укыды хәләл җефетенә Зөлкәрнәй Галимҗан улы.
Сәгыйдә Сибгат кызы гомер буе колхозда эшли – гектарлаган чөгендер эшкәртә һәм терлекчелектә хезмәт куя. Галимҗановлар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, аларга олы улларын югалту хәсрәтен дә кичерергә туры килә.
Бары тик бергә булганда гына шатлыкны бүлешергә дә, кайгыны кичерергә дә була, – дип саныйлар гаиләдә.
– Ирем минем өчен һәрвакыт ышанычлы терәк булды, – ди тантана сәбәпчесе. – Ул өйдә дә барысын да булдырырга тырышты, балаларны эштә үстерде, кешеләргә дә ярдәм итте. Гомере буе шофер булып эшләде, төн уртасында да юлга чыгып китә иде, үз эшен җаваплы башкарып кына калмады, авылдашларга да, кемгә кая кирәк – хастаханәгә алып барыргамы, хуҗалык эшләре буенчамы, ярдәм кулы сузды.
Сәгыйдә Сибгат кызы белән Зөлкәрнәй Галимҗан улы балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә бәхетле гаилә булып гомер кичерәләр.
Галимҗановларның ике кызы – Фәнилә һәм Савилә – медицина хезмәткәрләре. Уллары Фәнис, Әфганстан сугышы ветераны, нефтьче, туган авылына ярдәм итүче актив җәмәгатьче.
Тугыз онык һәм җиде оныкчык – әби белән бабайның зур сөенече. Газиз һәм якын кешеләре янына алар бәйрәмнәрдә генә түгел, ял көннәрендә, каникулларда һәм эш көннәрендә дә кайталар.
Сәгыйдә Сибгат кызы һәм Зөлкәрнәй Галимҗан улы үзләренең туганнарын гына түгел, авылдашларын да тормышка мәхәббәт белән тулыландыралар. Галимҗановлар бүгенге көндә дә актив аксакаллар булып калалар, аларның фикерләрен кадерлиләр һәм аларга колак салалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев