Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Инсульт һәркемгә дә яный

Казан шәһәрендә үткән "Цереброваскуляр патология һәм инсульт" III Россия халыкара конгресс Республика Министрлар Кабинеты белән берлектә үткән брифингның төп темасына әверелде, шуннан соң без инсультка бәйле хәл турында Аксубай район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов белән күрешеп сөйләштек. Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин әйтүенчә, республикада ел саен баш...

Казан шәһәрендә үткән "Цереброваскуляр патология һәм инсульт" III Россия халыкара конгресс Республика Министрлар Кабинеты белән берлектә үткән брифингның төп темасына әверелде, шуннан соң без инсультка бәйле хәл турында Аксубай район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов белән күрешеп сөйләштек.


Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин әйтүенчә, республикада ел саен баш миендәге кан әйләнеше кискен бозылу диагнозы белән 14 меңгә якын авыру хастаханәгә эләгә. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда авыруга диагнозны кыска вакыт эчендә билгеләү мөмкинлеге биргән заманча компьютер томографияләре белән җиһазланган кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәкләре уңышлы эшләп килә.
- Безнең район Чистай кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәгенә беркетелгән, - дип аңлата Аксубай районы үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. - Инсультның беренче билгеләрен һәр авыл фельдшеры билгели ала һәм, авыруны кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәгенә илтү өчен, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга тиеш. Авыруга беренче сәгатьләрдә үк ярдәм күрсәтергә кирәк.
Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш неврологы Евгений Гусев билгеләп үткәнчә, Россиядә ел саен 450 меңгә якын инсульт белән авыру очрагы теркәлә. Өстәвенә инсульт башка авырулар чыганагы да булып тора.
- Конгресста Россиянең, дөньяның төрле почмакларыннан килгән мең ярымнан артык җитәкче белгечләрнең, профессорларның, неврологларның катнашуы бик әһәмитле, - дип билгеләп үтте Евгений Гусев.
- Аксубай районында 2014 елның тугыз ае эчендә инсультның 52 очрагы теркәлгән, - дип хәбәр итә Рөстәм Рифкать улы. - Бу авыруны булдырмау өчен, вакытында профилактика чаралары үткәрү таләп ителә. Бу эшнең әһәмиятле булуын Евгений Гусев та ассызыклады.
- Инсультка каршы көрәштә мөһим юнәлешләрнең берсе - ул пациентка ярдәм күрсәтү. Әмма иң яхшысы - инсультны профилактикалау, - диде республиканың баш неврологы. Аерым бер авыруның үсеш алу ихтималы артуны белдерүче төрле клиник һәм башка характердагы авырулар кискен фактор булып тора. Профилактик эшләр, беренче чиратта, әлеге факторларны контрольдә тотуга юнәлдерелгән. Кешенең яше, артериаль кан басымы, йөрәк авыртуы, шикәр авыруы - инсульт барлыкка китерүче факторлар булып тора.
- Гаҗәп, әмма югары кан басымына ия булган күп кенә кешеләр льготалы дарулар белән тәэмин ителүдән баш тарталар, - диде Рөстәм Шәрәфетдинов. - Шулай ук үзләре дә сатып алмыйлар. Артериаль кан басымы терекөмеш баганасының 160/95 мм.нан артыграк булган авыруларда инсульт булу куркынычы нормаль кан басымлы затларга караганда якынча 4 тапкырга артыграк, ә кан басымы 200/115 тән югарырак булса, бу куркыныч 10 тапкырга арта.
Брифингта шулай ук тәмәке тарту һәм саклану чаралары кабул итүнең дә инсульт булу куркынычын арттыруы турында әйтелде. Составында экстрогеннар 50 мг.нан артык булса, препаратлар кан белән тәэмин ителүнең кимү куркынычын арттыра. Әлеге даруларны куллану дәверендә тәмәке тарту да шулай ук аеруча куркыныч.
- Билгеле бер шартларны үтәү мөһим, - дип нәтиҗә ясады Евгений Гусев. - Беренче чиратта, туклану һәм көндәлек режимга игътибарлы булырга кирәк. Диета тоту һәм физик күнегүләр ясауны гадәткә кертергә. Бу артык авырлыктан саклану һәм югары кан басымын профилактикалауның иң үтемле чарасы. Моңа өстәп, кеше үзендә стресска бирешмәү, ягъни нинди генә шартларда да сабыр итү, тыныч булып кала белү сыйфатларын булдырырга тиеш. Стрессның инсульт булу куркынычын арттыруы галимнәр тарафыннан җентекләп өйрәнелгән һәм расланган бит. Кешеләр белән бәхәскә керүдән сакланыгыз, тормышка күтәренке рух белән карарга өйрәнегез, бу бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев